Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Бер рәхәт күрмәде...»

Җырчы кадерле кешесе турындагы истәлекләре белән бүлеште.

– Әни мине олыгаеп кына тапкан. Аның иң матур чаклары сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән. Яңа тормыш, төзәтү, яңарту, белем алу, нидидер һөнәргә өйрәнү мәшәкате белән «Егетләргә елмаерга вакыт та, көч тә, вакыт та юк иде. Әни дә таләпчән итеп нәселен җентекләп тикшереп нәтиҗә ясап куя торган иде, кызыккан егет хакында», – дип сөйли иде ул яшьлеге турында.

Булачак ире, Фазлытдин (әти) урлап алып кайтып китмәсә, кияүгә, бәлки чыкмаган да булыр иде. Әйе, сугыштан соңгы елларда һәр кеше өлешенә тигән ул коточкыч авырлык, ялгызлык.

Әнигә каршы әйткән, телгә кергән бала түгел мин.  Шулай да бер тапкыр сөйләшү булды. «Ник мине таптың, инде син әни, кияүгә чыкмаска, мине тапмаска иде», – дип еладым үзенә. Шул сөйләшүгә кадәр бер кайчан да үпкәмне белдергәнем юк иде, никтер барсын да сөйләдем...

Ул миңа: «Туасы җан булган иде син балам, яшисе җан. Сиңа кадәрге авырымны шушы йортын салышканда бүрәнә башы күтәреп төшердем, ул да кыз бала иде... Яңадан да тик тормадым, син тормышка нык ябышкан булып чыктың. Тудың, Аллаһка шөкер. Бик чая булып, бар нәрсә белән кызыксынып, курыкмыйча, яшисең килеп яралган кеше булып чыктың. Син, балам, беркемгә дә рәнҗемә. Үпкәләү яхшылыкка илтми, – дип көрәк кадәр зур, йомшак, җылы кулы белән башымнан сыйпады. – Ә башкасында мин сине өйрәтмим, үзең беләсең, юлын табарсың, диде. Барып чыгамы-юкмы - Аллаһ кулында. Әйдә тор, тәһарәт алыйм әле. Намаз вакыты җитте, дип мине туктатты. 

Яңадан бу сөйләшүгә минем бер кайчан да кайтканым булмады.

Әйе, мин аны аңлап бетермәгәнмен. Авырлыклары күп булды, бер рәхәт тормыш күрмәде, әмма бер кайчан да зарланмады, күңел боеклыгын сиздерми яшәде. Уразасын тотты, намазын укыды, тормыштан канәгать була белде. Рәхмәт әни, Урының җәннәт түрләрендә булсын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Зәйнәб Фәрхетдинова Зөфәр Билалов