«Заман» яшьләр үзәге ремонтлана
Ремонт эшләре милли проект кысаларында башкарыла.
Чаллыда «Заман» яшьләр үзәгенә капиталь ремонт ясала. «Шатлык», «Нур», «Орион» яшләр үзәкләре заманча ремонтланды инде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр итүенчә, «Заман» яшьләр үзәге «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль программасына кертелде.
Әлеге объектны капиталь ремонтлауга федераль һәм республика бюджетларыннан 90 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде.
Территорияне төзекләндерү эшләре шәһәр бюджеты хисабыннан башкарылачак.
«Бүгенге көндә электр, җылылык челтәрләре, су торбалары алыштырыла. Бина эчендә ремонт бара. Фасадны март аенда яңартырга җыеналар. Яшьләр көненә яңартылган үзәкне ачу планлаштырыла», – ди директор Анна Кузнецова.
Ремонт барганда биредә эшләүчеләр «Орион» үзәгендә эшлиләр. Чаралар башка үзәкләрдә үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев