Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Замана уңайлыгы

1 апрельдән шәһәр мәктәпләрендә электрон мәктәп карталары гамәлгә кертелә. Хакимияттә үткән чираттагы матбугат конференциясендә шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов мәгарифтәге әлеге яңалык, аның уңайлыгы турында сөйләде. Мәктәп картасы, беренчедән, укучыга мәктәп туклануы өчен түләү мөмкинлеге бирә. Бу исә укучыны ашханәдә акча түләүдән, ә сыйныф җитәкчесен...

1 апрельдән шәһәр мәктәпләрендә электрон мәктәп карталары гамәлгә кертелә. Хакимияттә үткән чираттагы матбугат конференциясендә шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов мәгарифтәге әлеге яңалык, аның уңайлыгы турында сөйләде.

Мәктәп картасы, беренчедән, укучыга мәктәп туклануы өчен түләү мөмкинлеге бирә. Бу исә укучыны ашханәдә акча түләүдән, ә сыйныф җитәкчесен туклану өчен акча җыю мәшәкатеннән азат итә. Әти-әниләрнең картаны акча белән тулыландырып торулары җитә. Мәктәп ашханәләрендә бушлай тукланучы аерым категория балаларның мәктәп картасын муниципалитет тулыландырачак. Теге яки бу сәбәпләр аркасында мәктәп картасына акча салу тоткарланган очракта, "Мәктәп туклануы" предприятиесе белән килешенеп, баланы төшке ашсыз калдырмау мәсьәләсен дә хәл итү мөмкин, ди Рамил Мәрванович.

Икенчедән, шушы ук карта ярдәмендә укучының мәктәп бинасына керүен

һәм кире чыгуын контрольдә тоту мөмкин булачак. Ягъни турникет аша үткәндә, система автомат рәвештә аның мәктәпкә керүен терки, чыкканда да нәкъ шулай ук. Карта укучы баланың өстәмә белем бирү учреждениеләренә керү һәм чыгу вакытын да теркәп барачак. Бу исә ата-анага баласының кайчан кайда булуын белеп тору мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта өстәмә белем бирү учреждениеләрендә күпме бала шөгыльләнүе дә күренеп торачак. Шунысын да әйтергә кирәк, электрон мәктәп картасы (башлангыч сыйныфларда ул браслет рәвешендә булачак) һәр

укучыга бушлай бирелә.

Бүгенге көндә мәктәпләрне техник җиһазлау бара. Һәркайсында турникетлар урнаштырыла. Электрон мәктәп картасы системасы җиһазлары янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәп урнаштырылырга тиеш. Гадәттән тыш хәлләр булган очракта системаның эвакуация эшен тоткарламаслык булуы шарт. Белгечләр фикеренчә, һәр мәктәптә 6 турникет урнаштыру кулай булачак.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында, мәктәп җитәкчеләре белән әлеге яңалыкка кагылышлы киңәшмәләр үткәрелгән, республикада беренче булып

мәктәп картасы куллана башлаган Яшел Үзән мәктәпләренә барып, аларның тәҗрибәсен өйрәнү, системаның ничек эшләве белән якыннан танышу мөмкинлеге дә булган. Ата-аналар җыелышларында әлеге яңалыкка кагылышлы мәсьәләләр турында җентекләп сөйләшкәннәр, аңлатканнар. Проектны гамәлгә ашыру барышында теге яки бу кыенлыклар килеп чыккан очракта, аларны эш барышында хәл итү мөмкин булачак.

"Мәктәп картасы әлегә шушы ике функцияне башкарачак. Алга таба аны укучының җәмәгать транспортында йөрүенә түләү өчен дә куллану ниятебез бар, - диде Рамил Хәлимов. - Шунысын да әйтергә кирәк, кибетләрдә яки киоскларда мәктәп картасы белән түләү мөмкин түгел. Бу исә картага салынган акчаны юк-барга сарыф итүне чикли".

Мәктәп картасын бу уку елында шәһәрнең 63 мәктәбендә куллана башлаячаклар. 1 апрельдән 31 майга кадәр системаның ничек эшләве, уңай һәм җитешсез яклары ачыкланачак. 1 сентябрьгә, ягъни яңа уку елына инде система тиешле дәрәҗәдә эшләргә тиеш.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев