Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Занира Әгъләмова: «Чаллыга килеп студент чакларыбызны искә төшердек»

«Чын татар бәйрәме!» - ди ул.

«Шәһри Чаллы» кичләре»нә республиканың төрле район-шәһәрләреннән килүчеләр күп иде. Алар арасында «Казан егетләре» төркеме җырчысы Айдар Әгъләмовның  әнисе Занира ханым да бар иде. «Улым да җырлагач, кызым белән килергә булдык. Әле ярый килгәнбез», – дип ул пятачоклы яшьлеген искә төшерде: 

–    Без язучылар Хәниф Хөснуллин, Зөлфәт Хәким, җырчы Рафаэль Сәхәбиевны биргән Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туып-үстек. Урта мәктәптән соң Алабуга дәүләт педагогия институтында укыдык. Шул вакытта институт бинасы янында пятачоклар оештырыла иде. Өчле, бишле, сигезле уеннар искә төште.
«Шәһри Чаллы» газетасы коллективы бу бәйрәмне Чаллыга кайтарып бик кирәкле эш башкара.  Бу бит татар халкын  берләштерә торган, күңелгә рәхәтлек бирә торган бәйрәм. Ул чиста, пөхтә җирдә. Халыкның аны көтеп алганы сизелеп тора. Артистларны яраталар. Бу бит яшьләрне мәдәнияткә тарту да. Без җыр-биюне яраткач, балаларыбыз да сәнгатькә тартыла. Ә сәнгать яраткан кеше начар юлга басмый.
Безнең улыбыз Айдар башта  әтисе кебек укытучы булырга теләгән иде. Кечкендән баян түгәрәгенә йөргәч, сәнгатькә кереп китте. Әмма аңарда укытучы сыйфатлары да көчле. Җәй көне авылга кунакка кайткан балаларны бер елда гармунда, икенче елда гитарада уйнарга өйрәтте. 

Шөкер, балаларыбыз тәртипсезләнеп йөрмәделәр, алар безнең горурлыгыбыз. Айдар – «Казан егетләре» төркеме җырчысы. Алиябез Казанда татар теле укытучысы булып эшли.

Занира ханым үзе 40 ел инде башлангыч сыйныфта балаларны укырга, язарга өйрәтә. Без сөйләшеп торган арада яныбызга Айдар да килде. Ул әнисен кочаклап: «Барысы өчен дә рәхмәт», – диде. Ана белән бала арасында шундый ихлас, җылы мөнсәсәбәт хөрмәткә лаек. Безнең пятачокларга менә шундый ихлас кешеләр йөри. 

Сүз уңаенда, «Шәһри Чаллы кичләре»ннән фотолар монда. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм җәй пятачок