Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зарима Габделхакова: «Мин ул көнне өйгә төнге уникенчедә генә кайтып кердем»

Пенсионер ханым моң-зарлары белән уртаклашты.

Газетабызда «Әйтим әле!» сәхифәсен дәвам итәбез. Шәһәрдәшләр журналистларга үзләрен борчыган проблемаларны җиткерәләр.

– Яшь җитмештән узса да, театрга бик йөрисе килә икән бит, әй. Яңа шәһәрдәгесе яныбызда гына булганга, җәяү генә барып кайта идек. Бер спектакльне дә калдырмый идем, бар артистларын белә идем, белсәгез, ничек ярата идем үзебезнең артистларның уйнауларын. Бер дә камаллардан ким уйнамыйлар бит алар! 

Театрыбыз ЗЯБта булгач хәзер җайсыз. Бардым мин анда да. Закон тыңлаучы кеше буларак, залга керү белән үк кесә телефонымның тавышын бетереп куйдым. Спектакльдән соң урамга чыктым да такси заказать иттем. Я ишетмәмен диеп, телефонымны учымда тотып йөрим. Берзаман карыйм, тирә-юнь бушап калды. Минем сыман бер әби генә каңгыраеп йөри. Шактый вакыт узды. Туңудан калтырый башладым. «Бүтән такси заказать итәм инде», – диеп уйлаган гына идем, каяндыр бер такси машинасы пәйда булды, кул болгадым, йөгереп барып ишеген ачсам, смартфоны экранында минем телефон номеры. «Шалтыратам-шалтыратам, нигә җавап бирмисез?» – ди шофёр. Беркем дә шалтыратмады диеп, үземнең телефонның капкачын ачып, аңа суздым. Йә Аллаһым, ул миңа җиде тапкыр шалтыраткан! Телефонымның тавышын янәдән кабызмагач шулай инде, вәт әби-әбәнәк! Теге әби дә Яңа шәһәргә кайта икән. Мин ризалык биргәч, аны да алдык. «Трамвайлар да бу вакытта йөрмиләр бит», – дип сукрана-сукрана кереп утырды.
Мин ул көнне өйгә төнге уникенчедә генә кайтып кердем. Минем дүрт тәкъдимем бар. 

Беренчесе – әбиләр һәм бабайларга, дөресрәге, ялгыз әбиләргә дип, сезондагы спектакльләрнең һәркайсын хет бер тапкыр көндез сәгать икедә я дүрттә куйсалар, бик рәхмәтле булыр идек.
Икенчесе – «Пединститут» һәм «Военкомат» тукталышларына спектакль бетеп ярты сәгатьләр үтүгә трамвайлар килеп, Яңа шәһәргә халыкны алып китсен иде. Шыгрым тулы булырлар иде.
Өченчесе – «Шәһри Чаллы»да татар театрының афишасын биреп барсагыз иде.
Дүртенчесе – «Шәһри Чаллы»да театр артистлары турында ешрак язып, әңгәмәләр оештырып, ә театр бинасында «Шәһри Чаллы» турында күбрәк искә төшерсәгез, ай, яхшы булыр иде. Сез бит Чаллыбызның кашлар асларындагы ике күзләре кебек, бердәнбер татар газетасы, бердәнбер татар театры. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев