Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зеленский Украинада гомуми мобилизация турында игълан итте

Украина Хәрби көчләре Генераль штабы – мобилизациянең чиратын һәм күләмнәрен билгеләргә, Министрлар Кабинеты чараларны финанслауны кайгыртырга тиеш.

Украина Президенты Владимир Зеленский гомуми мобилизация турындагы указны имзалады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Гомуми мобилизация игълан итәргә һәм үткәрергә», - диелә документта.

Указ нигезендә, әлеге карар «Россия Федерациясенең Украинага каршы хәрби агрессиясенә бәйле рәвештә һәм дәүләтне саклауны тәэмин итү, Украина Хәрби көчләре һәм башка хәрби берләшмәләрнең сугышчан һәм мобилизацион әзерлегенә теләктәшлек күрсәтү максатыннан» кабул ителгән.

Мобилизация 90 көн дәвамында уза – армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләр һәм резервтагылар чакырыла, Зеленский шулай ук армия һәм көч структуралары ихтыяҗларын тәэмин итү өчен техник җәлеп итәргә боерды. Украина Хәрби көчләре Генераль штабы – мобилизациянең чиратын һәм күләмнәрен билгеләргә, Министрлар Кабинеты чараларны финанслауны кайгыртырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев