«Жемчужина» санаториенда янгын чыкты
Яңалыклар тасмасы

«Жемчужина» санаториенда янгын чыкты

Урында 38 коткаручы эшләде.

Бүген иртәнге якта «Жемчужина» санаториенда МЧС хезмәте эшләде. 7 сәгать 44 минутта бинаның өченче катында янгын чыккан. Зыян күрүчеләр юк. Санаторий персоналы һәм анда ял итүчеләр – барлыгы 64 кеше - коткаручылар килгәнче эвакуацияләнгән.

«Урында 12 янгын сүндерү машинасы, 38 коткаручы эшләде. 6 кв. метр мәйданда янгын сүндердек. Хәзерге вакытта вакыйга сәбәпләре ачыклана», – дип сөйләде Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге өлкән тикшерүчесе Рифат Гыйләҗев. 

Янгын телефон аккумуляторыннан чыккан дигән фараз бар. 

Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге фотолары


Нет комментариев