Машина йөртүчеләргә башка юлдан йөрергә киңәш итәләр.
Низаметдинов урамы - Казан проспекты киселешендәге трамвай юлларында бүген ремонт башлана. Төзекләндерү эшләре бер атна, 21 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
"Эшләр көн саен сәгать 19:00дән иртәнге 5:00гә кадәр алып барылачак. Бу вакыт аралыгында машина хәрәкәте кыенлаша. Моны исәпкә алып, маршрутны алдан планлаштырырга киңәш итәбез", - дип хәбәр итте "Горкоммунхоз" предприятиесе җитәкчелеге.
Трамвай һәм автобуслар хәрәкәтендә ремонт эшләре чагылмаячак. Алар гадәти режимда йөриячәк.
Нет комментариев