Зиратта кабер янына килгәч, нинди догалар укыла?
Яңалыклар тасмасы

Зиратта кабер янына килгәч, нинди догалар укыла?

Әрвахлар, мәрхүм-мәрхүмә булган якын кешеләребез бездән дога көтә!

Каберләр яныннан үткәндә Әл-Фатиха, Әл-Ихлас сүрәләрен укып-шуларны әрвахларның рухланына багышлыйсыз.Ә аерым бер кабер янында Әл-Фатиха, Йәсин яки Әл-Мүлек, Әл-Ихлас сүрәләрен укып кабердә ятучының исем-шәрифен әйтеп рухына багышлап дога кыласыз.

Мисал өчен: 

Әл-Фатиха 

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллииин. Әәмиин».

Әл-Ихлас

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде».

Аннары үз телеңдә:

«Йә Аллаһ, минем укыган сүрәләремне кабул итеп ал, һәм аларның әҗерләрен (фәлән фәлән улы(кызы)на) ирештер», - дип әйтергә була. 

фото: https://www.tatar-inform.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин ислам изге ай

Нет комментариев