Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзәк Банк төп ставканы 20 процентка кадәр күтәрде

Үзәк Банкта мондый хәлиткеч адымны «Россия икътисады өчен тышкы шартларның тамырдан үзгәрүе» белән аңлаттылар.

Бүген Россия Банкының директорлар советы ашыгыч рәвештә төп ставканы 20 процентка кадәр күтәрү турында карар кабул итте.

Регуляторның матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында шул хакта хәбәр итә.

Үзәк Банкта мондый хәлиткеч адымны «Россия икътисады өчен тышкы шартларның тамырдан үзгәрүе» белән аңлаттылар.

«Төп ставканы күтәрү депозит ставкаларын девальвация һәм инфляция куркынычын компенсацияләү өчен кирәкле дәрәҗәгә кадәр арттыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», — диелә Үзәк Банк хәбәрендә.

Регулятор җитәкчелеге инануынча, әлеге чара «финанс һәм бәяләр тотрыклылыгын сакларга, шулай ук гражданнарның банкта саклана торган акчаларының бәясе кимүдән сакларга ярдәм итәчәк». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалык

2
X