Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы музеенда СВОга багышланган күргәзмә ачыла

Анда махсус хәрби операциядә һәлак булган корреспондент-фотограф Алексей Гарнышев эшләре дә урын алачак.

Иртәгә 15 сәгатьтә Чаллының тарих-туган якны өйрәнү музеенда «ZOV: Җиңү оныкчыклары» исемдәге күргәзмә ачыла. Ул махсус хәрби операциягә, Донбасның, ДНР һәм ЛНР республикаларының яңа тарихына багышлана. 

Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы елларындагы, Украинаны фашист илбасарларыннан азат итү вакытындагы документлар, солдатларның киемнәре, төрле предметлар урын алачак. Шулай ук биредә махсус хәрби операциядә катнашучыларның, волонтерларның әйберләрен дә карарга мөмкин булачак.

Экспонатлар арасында Украина хәрбиләренең трофейлары, 1941-1943 елларда Кызыл Армия сугышчыларының экипировкалары, шулай ук «Алга» һәм «Тимер» батальоннары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның киемнәре бар. 

«ZOV: Җиңү оныкчыклары» күргәзмәсенең бер өлешендә махсус хәрби операциядә һәлак булган корреспондент-фотограф, волонтер, Алексей Гарнышев фотолары урын алачак. Ул 2023 елның февралендә яраланып, 1 мартта комада килеш вафат булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күргәзмәләр өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция