Зур этнографик диктант яздылар
Быел диктант алтынчы тапкыр узды һәм аны Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан һәм 95 чит илдән 2 679 689 кеше язды.
Чаллы да акциягә кушылды – ул «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында узды. Текстны Татарстан халыклары ассамблеясенең Чаллыдагы филиалы җитәкчесе, Татарстан Республикасының халык артисты Виталий Агапов укыды.
Диктант халыкның этнографик грамоталылыгы дәрәҗәсен генә түгел, ә Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен дә бәяләргә мөмкинлек бирә. Имтихан 45 минут дәвам итте, барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь балл - 100 балл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев