Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Зур маневрлар” оештырдылар

"Йолдыз" хәрби-патриотик шәһәр программасы кысаларында Яр Чаллының "Гренада" паркында "Зур маневрлар" исемле хәрби-спорт уеннары оештырылды. Чара "Патриотлар наркотикларга каршы" девизы астында үткәрелде. Анда шәһәребезнең урта белем бирү мәктәпләреннән, һөнәри уку йортларыннан, яшүсмер-яшьләр клубларыннан җыелма командалар катнашты.

Уенчылар строй белән йөрү, "Разведчиклар", "Гранаталарны ыргыту", "Сазлык", "Полигон" каршылыклар полосасын үтү, тарихи һәм музыкаль бәйгеләрдә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, мәктәпләр арасында беренчелекне 58 нче мәктәп командасы, һөнәри белем бирү уку йортыннан "Каскад-1" хәрби-патриотик клубы, яшүсмер-яшьләр клублары җыелма командаларыннан "Камертон" патриотик яшьләр клубы иң яхшылары булып танылды. Барлык катнашучылар да татлы күчтәнәчләр һәм истәлекле дипломнар белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә кыйммәтле призлар да бирелде. Чара "Подросток" яшүсмер-яшьләр клубы үзәге һәм Яр Чаллы башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев