Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Журналист Илшат Солтанов: «Кечкенә генә гамәлемнең әҗере үземә әйләнеп кайтты»

Хәзер дә нинди генә очрак булса да ярдәмгә ашыгам, ди ул.

– Кешеләрнең үзара дус-тату, ярдәмләшеп яшәве исламда да иң зур таләпләрнең берсе булып тора. Шуңа да без булдыралганча янәшәдәгеләргә, хәтта кош-корт, хайваннарга да ярдәм кулы сузарга тиеш. Чөнки иртәме-соңмы кылган изгелегең сиңа я бу дөньяда яки савап булып ахирәттә әйләнеп кайта. Мисал итеп үзем белән булган бер хәлне искә төшереп үтәсем килә. 

Шулай җәйге матур бер көнне гаиләбез белән җыелып җиләккә барырга әзерләнеп йөрибез. Мин чиләкләрне чайкарга дип бакчага юл тоттым. Ләгән янында суга төшкән кечкенә генә бер бөҗәкне күреп алдым. И мәшәләнә соң бахыр... Тегеләй итеп карый, болай итеп карый, тик һич кенә дә чыга алмый. 
Күрә торып батырып булмый бит бу мескенне дидем дә, кечкенә генә таяк алып, бөҗәкне судан коры урынга чыгарып куйдым. Күңелгә ниндидер бер зур батырлык эшләгәндәй рәхәтлек хисе йөгерде. Что син, кемнеңдер гомерен саклап калдым бит. Озак та үтмәде, әлеге кечкенә генә гамәлемнең әҗере үземә әйләнеп тә кайтты. Ничек дисезме?

Җиләкле аланга барганда комлы юл аша үтәргә туры килде. Гадәттә, мондый урыннарны саклык белән генә чыгалар, мин исә мин аны-моны уйламый алга ыргылдым. Машинам шалт итеп корсагы белән комлы түмгәккә килде дә утырды. Йөртүчеләр белә инде, мондый урыннан ниндидер бер транспорт чарасы ярдәменнән башка гына чыгып булмый. Машинамны төшеп карарга булдым. Җиргә аяк басарга да өлгермәдем, арттан «ГАЗель» машинасы килеп туктады. Каян килеп чыккан диген шул арада бу җәһәннәм тишегенә?! Аптыравымның иге-чиге булмады. Эх тә итми тартты да чыгарды машинаны. Үзе каядыр ашыга иде, сөйләшергә дә вакыты булмады. Тузан туздырып, офыкка кереп тә югалды.

Әлеге йөртүче килеп чыкмаган булса, кайчанга кадәр уфтанып утырган булыр идем, белмим. Шуңа да хәзер мин нинди генә очрак булса да һәрвакыт ярдәмгә ашыгам. Башкаларга да шуны киңәш итәр идем. Үзара ярдәмләшеп яшәгәндә тормышлар да җай гына бара бит ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев