Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Карбызны Яңа елга саклыйбыз

Моның өчен авырлыгы 4-5 килодан артмаган соң өлгерешле карбыз кирәк.

Яңа ел каршылаганда кунакларыгызны гадәти булмаган сый белән куандырасыгыз киләме? Шулай икән, карбыз сатып алыгыз да (кибет-базарларда ноябрь башларына кадәр сатыла әле ул) бәйрәмгә кадәр саклагыз!

Моның өчен авырлыгы 4-5 килодан артмаган соң өлгерешле карбыз кирәк. Кабыгында бернинди дә тырналган, яньчелгән урыннары булмаска тиеш. Гигант җимешне саклау урынында (нәүрәптә яки ябык балконда) һава температурасының +1+5 градус булуы кирәк.
Ничек сакларга? Карбызны киндер капчыкка салып, нәүрәп яки балкон түшәменә элеп куярга (капчык идәнгә тиеп тормасын). Саклау урынын вакыт-вакыт җилләткәләп алсагыз, һава артык коры булмаячак һәм карбыз бозылмаячак.
Икенче ысулы да бар. Агач тартма төбенә кимендә 10 см калынлыкта коры ком җәябез. Өстенә карбызны куябыз (тартма кырыйларына терәлеп тормаска тиеш). Тартманың буш калган почмакларына ком тутырабыз (төеп түгел, җиңелчә генә). Аның урынына ашлык яки салам кулланырга да мөмкин.

Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев