Хөрмәтле укучыларыбыз! "Шәһри Чаллы" газетасы Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап иҗадый конкурс игълан итә.
Сездән 9 май Җиңү көненә кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыгыз, туганнарыгыз, абый -апаларыгыз турында яки тылда эшләгән якыннарыгыз хакында үзегезнең язмаларыгызны җибәрүне сорыйбыз.
Шулай ук сугыш турындагы язмаларыгыз, хикәя яки шигырьләрегез булса без аларны да кабул итәбез. Язмаларны shahri_chally@mail.ru электрон адресына җибәрегез. Без аларны газетабызда бастырып чыгарырбыз. Сайтыбызга да куярбыз. Ә иң яхшылары Казанның "Татар-Информ" сайтында урын алыр.
Җиңүчеләргә төрле тематикадагы фильмнар язылган дисклар бүләк итәчәкбез.Иң яхшы язма авторын 2018 елның икенче яртыеллыгына "Шәһри Чаллы"га бушлай яздырачакбыз!
Конкурска нәтиҗә 15 майда ясала!
Нет комментариев