Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлау текстлары

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әзер котлау текстлары

Елның иң назлы һәм матур көне якынлаша.

Гомуми котлау сүзләре

Елның иң назлы, якты һәм матур көне — 8 Март! Яз башы, табигатьтә тормыш башы, елның беренче җылы көннәре… Бу җылы йортыгызны һәм җаныгызны җылытсын. Табигатьнең матурлыгы рухландырсын, ә яз башы сезнең тормышыгызда бик кирәкле һәм матур үзгәрешләрнең башлануын символлаштырсын! Бәйрәм белән!

***

Гүзәл хатын-кызлар көне — Сигезенче Март белән чын күңелдән котлыйм! Бүген язгы кояш үзенең назлы нурлары белән җылы бүләк итә. Матур һәм хуш исле чәчәк букетлары үзләренең тылсымлы исе белән сихерли. Барлык якыннарның һәм туганнарның җылы елмаюлары, сөю белән тулы күзләре күңелләрне шатландыра. Бәхет һәм мәхәббәт озын гомер, якты тормыш юлдаш булсын Хөрмәтле Хатын Кызлар.

***

Хөрмәтле ханымнар! Сезне чын күңелдән бу искиткеч бәйрәм белән котлыйм, бу көнне генә түгел, елның барлык көннәрендә дә бәхет, мәхәббәт һәм яхшы кәеф телим! Нурлы 8 март көне искиткеч чәчәкләр һәм гаҗәеп бүләкләр, күңел җылылыгы һәм шатлык хисе белән сезне җылытсын.

***

Халыкара хатын-кызлар көне язның беренче аенда бәйрәм ителүе очраклы түгел. Яз һәм хатын-кыз — асылда охшаш, алар дулкынландыра, йөрәкләрне җилкендерә, кышкы йокыдан уята, батырлыкка чакыра.

Безнең сөйкемле хатын-кызларыбыз, сез безгә, ир-атларга тормышта илһам бирәсез, бертөрле, күңелсез, караңгы көннәрне яктыртасыз. Без тормыштагы мөһим эшләрне бары сезгә ошар өчен генә башкарабыз.

Бу дөньяда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Күзләрегез гел бәхет белән балкып торсын. Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! 8 Март белән!

Кадерле хатын-кызлар, Халыкара хатын-кызлар көне белән! Яз урамда гына түгел, күңелләрегездә дә чәчәк атсын, ә матурлыгыгыз тирә-юньдәгеләрне сөендерсен. Сезгә бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын. Сезнең барлык көннәрегез дә кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышларыгыз матур булсын. 8 Март белән тәбрик итәбез!

***

Безнең матур хатын-кызлар! Безнең тормышта сезнең булуыгыз шундый зур бәхет. Гафу итегез, без көн саен матур сүзләр әйтә алмыйбыз, ләкин без сезнең җылылыгыгыз һәм кайгыртуыгызны тоеп рәхмәтле булып яшибез.

Бүген, елның иң назлы бәйрәмендә, сезгә мәхәббәт, уңышлар һәм илһам телибез. Табигатьнең матурлыгы рухландырсын, ә яз башы сезнең тормышыгызда бик кирәкле, шатлыклы эшләр башлануын символлаштырсын! Сезне бәхетле итә торган теләкләр тормышка ашсын! Бәйрәм белән котлыйбыз!

Безнең гүзәл юлдашларыбыз! Яз бәйрәме, сөйкемлелек бәйрәме белән сезне! Көн саен якты хисләр балкып торсын. Тормышта кайгыга урын калмасын. 8 Март белән котлыйбыз!

Әниләрне котлау

Кадерле әнием, сине яз бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сиңа ныклы саулык, бәхетле озын гомер телим. Тәрәзә артында әле салкын булса да, күңелеңдә яз җылысы булсын. Гел шундый матур, ягымлы, яраткан кешебез булып кал.

***

Кадерле әнием! Син минем тормышымда алтын кеше һәм мин сине чиксез хөрмәт итәм. Бүген искиткеч бәйрәм — Сигезенче март көнне син иң җылы котлауларга лаек. Сине тәбрикләп: син иң матур, игелекле һәм киң күңелле хатын-кыз, гаиләбезнең бизәге, дип әйтергә ашыгам. Чәчәк ат, көл һәм елмай, язмышның зур һәм кечкенә бүләкләренә шатланып яшә, тормышыңның һәр көне яз кебек матур, җылы булсын. Бәйрәм белән әни!

***

Кадерле һәм яраткан әнием, дөньяда синнән дә ягымлырак кеше юк! Сине Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Синең кайгыртуың һәм мәхәббәтең безне һәрчак озата бара һәм киләчәккә ышаныч бүләк итә. Барысы өчен зур рәхмәт! Язның шушы матур көнендә бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе, оптимизм, җан тынычлыгы һәм сәламәтлек телисем килә! Тормышың озын, якты һәм рәхәт булсын.

Тормыш иптәшен котлау

Кадерлем, сине бүгенге искиткеч яз бәйрәме – 8 Март көне белән котлыйм. Бу көнне барлык хатын-кызлар котлауларга һәм бүләкләргә лаек, ләкин син минем өчен бердәнбер, шуңа күрә чын йөрәктән чыккан сүзләрем сиңа гына багышлана. Бәхетле яшик, бәйрәм белән, кадерлем!

***

Кадерлем, сине 8 Март белән тәбрик итәм! Син минем акыллы һәм искиткеч ярдәмчем, мин сине яратам һәм гаиләбез белән горурланам! Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә, ешрак елмаерга һәм бәхетле, кояшлы көннәр телим.

***

Яраткан тормыш иптәшем! Сине Яз бәйрәме — 8 Март белән котлыйм! Һәрвакыт шундый ук сөйкемле, кайгыртучан һәм аңлаучан бул. Ә мин чын ир, тугры һәм ышанычлы тормыш иптәшең буларак үземне яхшы һәм лаеклы тотарга вәгъдә бирәм. Күңелең теләгән нәрсәне мин, әлбәттә, үтәрмен. Мин сине бик яратам, син минем өчен бик кадерле һәм мөһим кеше. Минем янымда бәхетле бул.

Хезмәттәшләрне котлау

Кадерле хатын-кызлар! Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! 8 Март — үзенчәлекле бәйрәм. Язның бу көне гаилә учагын саклаучы хатын-кызга, әниләребезгә, әбиләребезгә, тормышыбызны игелекле иткән һәркемгә рәхмәт хисе белән тулган. Бу көнне мин тагын бер тапкыр хатын-кызларыбызга дөньяны яхшы якка үзгәртү сәләте өчен рәхмәт әйтәсем килә. Безнең хатын-кызлар — коллективыбызның бизәге һәм горурлыгы. Хезмәт сөючәнлегегез һәм зирәклегегез, дөньяны игелекле итү сәләте өчен рәхмәт сезгә! Сезгә сәламәтлек, мәхәббәт, ышаныч, укуда һәм эштә уңышлар, бәхет һәм гаилә иминлеге телибез! Бәйрәм белән!

***

Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Сез — тормышыбызның һәм эшчәнлегебезнең аерылгысыз өлеше. Күп нәрсәне сездән яхшырак итеп беркем дә эшли алмый. Сез көн саен ныклыгыгызны һәм сабырлыгыгызны исбатлыйсыз. Тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Барыгызга да хәерле, изге теләкләр телибез. Сәламәт булыгыз һәм яратылып яшәгез! Бәхет, уңышлар, яхшы кәеф һәм зур шатлыклар теләп калабыз!

Чыганак: https://tat.nur.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәр