Сез – яшәеш чыганагы
Котлау.
Кадерле әнием Сабирова Зәйнәп Миңнетдин кызы Актаныш районы Чишмә авылында яши. Аны чын күңелдән Әниләр бәйрәме белән котлыйм.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче – Әни.
Син булмасаң, мин оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идем, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
Аллаһның мең рәхмәте яусын сиңа. Әтием Ринат Мирзанур улы белән озын гомер итегез, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә мин – кызыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телим.
Кызы Айгөл Гайнетдинова, 49нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев