Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Котлау текстлары

Сөекле әниләребез!

Сезне ихлас күңелдән Әниләр көне белән котлыйм.

Безнең һәрберебез өчен җир йөзендә әнидән дә якын кеше юк. Ул бетмәс-төкәнмәс шәфкатьлелек, күңел юмартлыгын һәм мәхәббәтне гәүдәләндерә. Аның кайгыртуын һәм игътибарын гомер буена тоябыз. Авыр вакытларда ярдәм сорап без нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезгә сыенабыз. Балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеге, димәк, имин киләчәгебез дә сезнең кулларда.

Сез – гаилә традицияләрен, җәмгыятебезнең әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен саклаучы. Һәр әни балалар сау-сәламәт, көчле, уңышлы, үз иленең чын гражданы булып үссен өчен күп көч куя. 
Кадерле әниләребез, зур мәхәббәтегез, безне аңлавыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Якыннарыгыз бары тик шатлык кына китерсен, сез биргән ярату меңләтә үзегезгә әйләнеп кайтсын.

Фирдүсә Әюпова, Г. Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көненә