Хезмәте белән хөрмәт казанган җитәкче
Аның җитәкчелегендә «Энтузиаст» һәрвакыт югары нәтиҗәләр күрсәтә.
20 апрель көнне шәһәребезнең «Энтузиаст» идарә итү компаниясе директоры Минһәеров Фәргать Сабир улы үзенең туган көнен билгеләп үтә.
Ул – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күпьеллык тәҗрибәсе булган җитәкче һәм югары квалификацияле белгеч. Аның җитәкчелегендә «Энтузиаст» идарә итү компаниясе инде 15 елдан артык уңышлы эшләп килә, күпфатирлы йортларга тотрыклы хезмәт күрсәтә һәм шәһәр халкы өчен уңайлы яшәү шартлары тудыра.
ТКХ өлкәсендә эшләү зур җаваплылык, һөнәри осталык һәм оператив карарлар кабул итүне таләп итә. Фәргать Сабир улы бу бурычларны уңышлы үти, үзенең тәҗрибәсе, принципиальлеге һәм кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте белән аерылып тора.
Аның җитәкчелегендә «Энтузиаст» һәрвакыт югары нәтиҗәләр күрсәтә. Идарә итү компаниясе берничә тапкыр «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендәге иң яхшы оешма» республика конкурсында җиңүче һәм призер булды: 2019, 2021 һәм 2023 елларда – җиңүче (I урын), 2020 елда – II урын, 2024 елда – II урын. Моннан тыш, компания «Ышанычлы партнер» төбәк этабы акциясендә (2018 һәм 2023 еллар) лауреат буларак билгеләп үтелде.
Намуслы хезмәте өчен Фәргать Сабир улы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 2021 елда аңа «ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Хезмәттәшләре аны таләпчән, ләкин гадел җитәкче буларак бәяли. «Ул коллективны берләштереп, куелган максатларга, яңа казанышларга рухландыра белә», – ди аның кул астында эшләүчеләр.
Әйтергә кирәк, шәһәрдәшебез җәмәгать тормышында да актив катнаша. Татар милли матбугатын үстерүдә саллы өлеш кертә, аеруча «Шәһри Чаллы» газетасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ел саен ул язылу кампаниясендә катнашып, үз хезмәткәрләре өчен 20 данә газета яздыра.
Фәргать әфәнде якыннары өчен дә хөрмәтле шәхес. Ул – үрнәк гаилә башлыгы: хатыны, өч баласы һәм җиде оныгы бар.
Туган көне уңаеннан Фәргать Сабир улына корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм эшендә яңадан-яңа уңышлар телибез. Барлык планнары тормышка ашсын, һәр көн шатлык, илһам һәм яңа мөмкинлекләр алып килсен.
Ихтирам белән, «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев