Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

11-17 апрельгә йолдызнамә

Кучкар Бу атна Кучкарлар өчен шактый сәер булып тоелырга мөмкин. Әлегә кадәр уңышсыз дип саналган бөтен нәрсә кинәт шаккаткыч нәтиҗә китерәчәк, ә уңышлар тоткарланырга мөмкин. Бу көннәрдә берәүне дә тәнкыйтьләргә кирәкми, бигрәк тә – кеше артыннан сөйләргә.

Үгезбозау

Бу атнада Үгезбозауларга үзләрен күрсәтергә кирәк. Кыюлык, булдыклылык – сезнең шәхси эшләрегездә дә, карьерагызда да уңыш китерә торган сыйфатлар. Никахта торганнардан сабыр булу сорала: сөйгән ярыгыз хәзер киреләнергә һәм хәтта гауга чыгарырга мөмкин.

Игезәкләр

Алдагы атнада хезмәткә кагылышлы эшләр турында һәм бигрәк тә планнар турында нинди дә булса мәгълүмат тарату киңәш ителми. Бу сезнең нәкъ менә хәзер тауга барырга тиешле карьерагызга комачауларга мөмкин. Дөрес, моның өчен югарырак торган затлар ярдәменә таянырга туры киләчәк.

Кысла

Бу атнада Кыслалар белемнәрен арттыру өстендә эшләячәк, нәтиҗәдә аларның тормышлары нык үзгәрергә мөмкин. Якыннарыгыз сезгә бөтен нәрсәдә дә теләктәшлек белдерәчәк. Бары тик бераз гына уйларга һәм тәвәккәлләргә өйрәнергә кирәк. 

Арыслан

Бу билге вәкилләрен киләсе атнада финанслар белән бәйле кыенлыклар көтә. Дөрес, алар сезгә барыннан да азрак кагылачак, әмма барыбер саклык белән эш итәргә киңәш ителә. Ирекле Арысланнар инде күптән таныш булган кешенең үзен ошатуын тоемлап алырга мөмкин. 

Кыз

Бу атнада Кызларны гаилә әгъзаларының берсенә кагылышлы яңалык сөендерер. Дөрес, аңа бәйле рәвештә чыгымнар барлыкка килергә мөмкин, ләкин алар сезнең бюджетка зур зыян китермәячәк. Гомумән алганда, бу көннәрдә сезгә уңыш елмаячак. 

Үлчәү

Бу атнада Үлчәүләрнең үз-үзләренә ышану сәләте сизелерлек артачак. Сез рәхәтләнеп аннан файдаланырсыз. Бу сезгә эшлекле сөйләшүләрдә дә, шәхси мөнәсәбәтләрдә дә бик ярдәм итәчәк. Ләкин өлкән яшьтәгеләр белән сак булыгыз, алар шаяруны аңламаска мөмкин.

Чаян

Бу билге вәкилләренә үз-үзең белән тагын да ныграк горурлану мөмкинлеге ачылачак. Кемдер – зур һөнәри җиңү, кемдер – бизнеста уңыш, ә кемдер сенсациягә китерәчәк роман белән мактана алачак. 

Укчы

Бу атнада көнкүрешкә бәйле вак күңелсезлекләр килеп чыгуы ихтимал. Бәлки ниндидер прибор ватылыр, йорт хайваны авырып китәр яки тышкы кыяфәтегездән канәгатьсезлек барлыкка килер. Таныш булмаган кешеләрнең тәнкыйтен тыңламагыз: бу, мөгаен, көнләшү чагылышы гынадыр.

Кәҗәмөгез

Көчле интуиция бу атнада сезгә күп кенә проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Беренче чиратта болар финанслар белән бәйле. Шәхси тормышта исә кыенлыклар килеп чыгуы ихтимал. Сезгә бер-берегезне аңларга өйрәнергә кирәк. 

Сукояр

Бу атнада сезгә күп эшләргә туры киләчәк. Бу әле күптән түгел генә эш урынын алмаштыручылар яки алданып акча югалтканнар өчен аеруча актуаль. Шәхси эшләрдә хәл бераз җайланып китәчәк, монда дулкынлану тудырырлык берни дә күренми. 

Балыклар

Киләсе атнада сезгә әйләнә-тирәдәгеләрнең, бигрәк тә якын кешеләрнең фикеренә игътибар белән колак салырга һәм алар белән хисаплашырга киңәш итәләр. Бу чорда сезгә хәйлә корып, вак-төяк әйберләрне дә алдарга ярамый: барысы да шунда ук ачылачак һәм сез кыен хәлдә калачаксыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә