Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

11-17 июльгә йолдызнамә

Кучкар. Бар көчегезне җыегыз, чөнки атна сезнең өчен шактый киеренке үтәчәк. Барлык җиңүләрне дә талашып диярлек яулап алырга туры киләчәк. Сез көч һәм оптимизм белән тулы булырга тиеш, күңел төшенкелеге турында онытыгыз.

Үгезбозау. Үз хезмәтегезнең җимешләрен бераз соңрак татып карый алачаксыз. Сез бу атнада үтә дә игътибарлы һәм күзәтүчән булачаксыз. Атна ахырында кайбер хезмәттәшләр һәм дуслар турында фикерегез үзгәрергә мөмкин. 

Игезәкләр. Иҗат өлкәсенә зур игътибар бирегез, уңай нәтиҗәләр һәм югары гонорарлар шунда ук пәйда булачак. Мөмкинлекләрегезне объектив исәпләгез һәм арымаска тырышыгыз. Шулай ук ял итегез, кызыныгыз, урманда йөрегез. 

Кысла. Атнаның беренче яртысында сезне яңа очрашулар көтә. Атна уртасында кәефегез үзгәрер, шул вакытта үз максатларыгызны төгәл аңлау барлыкка килер. Шимбә көнне күп проблемалар хәтта сезнең катнашыгыздан башка да хәл ителәчәк.

Арыслан. Кискен хәрәкәтләр ясамагыз, уңайлы ритмда алга барыгыз. Артык уйларга, нәрсәнедер эшләргә ашыгырга кирәк түгел. Бөтен нәрсәне дә җитди кабул итмәгез. Ял көннәрендә табигатькә чыгыгыз – бу атна буена җитәрлек көч бирәчәк. 

Кыз. Йолдызлар сезгә яхшы кәеф һәм рухи күтәрелеш вәгъдә итә. Үз көчегезгә генә ышаныгыз, кемгәдер салынып йөрмәгез. Җомга көнне эшегез буенча уңышлы тәкъдим алуыгыз бар. Шимбә – яңа танышулар өчен менә дигән көн.

Үлчәү. Бу атнада аеруча энергияле булачаксыз. Эшегез буенча уңышлы тәкъдим алуыгыз бар. Хезмәттәшләрегезгә бөтен нәрсәне дә сөйләмәгез. Сезне күңелле очрашулар көтә. Мәхәббәтләрен очратмаганнар бу атнада романтик очрашуга барачак. 

Чаян. Дүшәмбе көн юристларга һәм хокук саклаучыларга мәрхәмәтле булачак. Чәршәмбе көнне сезне яңа очрашулар сөендерәчәк. Бу атнаның мөһим бурычы – үзегез теләгәнне вакытында эшләү. Сез моңа хокуклы. Ял көннәрен рәхәт итеп үткәрегез.

Укчы. Атнагыз ял, бакчада яшәү, балык тоту һәм башка күңелле җәйге эшләр белән узачак. Атна башында яңа танышулар булырга мөмкин. Ниндидер куркулардан арыныгыз. Зур эш күләмен өстегезгә алмагыз, үз көчегезне чамалагыз. 

Кәҗәмөгез. Дүшәмбе кием-салым сатып алу өчен яхшы көн булачак. Пәнҗешәмбе көнне документларыгызны, ниндидер кыйммәтле кәгазьләрне кеше күзеннән ерак тотыгыз. Шимбә көнне үзегез инициатива күрсәтегез, каядыр чыгып кайтыгыз. 

Сукояр. Бу атнада беренче планга шәхси эшләрегезне чыгарыгыз. Конкрет карарлар кабул иткәндә игътибарлы булыгыз. Танышу даирәсен киңәйтү яңа мөмкинлекләр алып киләчәк. Җомга көнне тирә-юньдәгеләрне үз идеяләрегез белән мавыктырырсыз.

Балыклар. Бу атнада сәяхәткә чыгыгыз, сезне маҗаралар яки серле вакыйгалар көтеп торачак. Дүшәмбе көнне артык аралашу кирәкми. Чәршәмбе ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз, бөтен кешенең дә фикерен тыңлап чыгыгыз. Җомга көнне карьерагызда үсеш булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев