Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

15 – 21 августка йолдызнамә

Кучкар. Кыю булыгыз һәм сез максатыгызга ирешә алачаксыз. Күрәсең, сездән башка эшләр бер ноктадан кузгалмаячак, шуңа бар үҗәтлегегезне эшкә җигеп, килеп чыккан проблемалар өстендә эшләгез. Сез уйлаганның барысы да диярлек чынга ашачак.

Үгезбозау. Хәзер сезгә хәтта фикерегез туры килми торган кешеләр белән дә мөнәсәбәтне бозмаска кирәк. Ял көннәрендә дуслар белән очрашу файдалы, моның өчен кая да булса барырга туры килсә дә. Өлкәннәр белән аралашканда сабыррак булыгыз. 

Игезәкләр. Сезне гармонияле һәм тыныч атна көтә. Барысы да килеп чыгачак, теләкләрегез үтәлә бара. Сөйгән ярыгыз тәкъдим ясарга мөмкин, парсызлар бу атнада үз тиңнәрен очратыр. Атна аралашу, эшлекле сәфәрләр һәм яңа мәгълүматка бай булачак. 

Кысла. Бу атнада шау-шу һәм зур компанияләрдә очрашулар көтелә. Якын кешеләр белән тыныч шартларда вакыт уздыру мөмкинлеген дә табыгыз. Ял көннәрендә сәфәрләр һәм сәяхәтләр бик уңайлы. Ял белән эшне чиратлаштырырга онытмагыз. 

Арыслан. Бу атна мәшәкатьләр белән үтәчәк. Үз-үзегезгә карата таләпләрне берничә тапкыр киметүегез әйбәт, ул чакта сез өметсезлектән котылып кала аласыз. Атна ахырында эшкә җигелегез, бу проблемалардан арынырга ярдәм итәчәк. 

Кыз. Бу атнада кызыклы кешеләр белән танышырсыз, аларның киңәшләренә колак салыгыз. Тормыш сезнең алда яңа перспективалар ача. Дуслар белән сөйләшкәндә аларга артык басым ясарга кирәкми. Якыннарыгызны игътибарсыз калдырмаска тырышыгыз. 

Үлчәү. Бу атнада сезне күп очрашулар, яңалыклар, эшләр буенча сәяхәтләр көтә. Кәефегез кискен яхшырачак, шуңа күрә сездә бик күп яңа планнар һәм идеяләр барлыкка киләчәк. Әлеге чор яңа проектлар һәм мөнәсәбәтләр башлау өчен бик яхшы булачак. 

Чаян. Бу атнада сез күтәренке кәеф белән йөрерсез. Шуңа күрә төп бурыч – бу халәтне саклап калу. Яраткан кешегезне кадерләгез, аңа ярдәм итегез. Шул ук вакытта сезгә авырлык китерә торган мөнәсәбәтләрдән арыну яхшы. 

Укчы. Сезнең өчен бу атна киеренке булыр, планнарыгыз килеп чыкмаска мөмкин. Дүшәмбе көнне яңа эшләрне башларга, искеләрен тәмамларга кирәк. Кыска гына вакыт эчендә эштә килеп чыккан проблеманы хәл итәргә мөмкинсез. 

Кәҗәмөгез. Бу атнада үзегезне артык һәм чит эшләрдән бушатырга тырышыгыз. Сезгә якыннарыгыз һәм яраткан кешеләрегезне алып ялга китәргә вакыт. Чәршәмбе көнне проблемаларыгызны чишегез, алар өстендә эшләгез, югыйсә яңалары да өстәлергә мөмкин. 

Сукояр. Бу атна яңа проектлар, яңа очрашулар, танышулар вәгъдә итә. Һөнәри эшләрдә инициатива күрсәтегез, башкалар ирешкәнне көтмәгез. Пәнҗешәмбе көнне сезгә юк-бар киңәш бирүләре бар. Аларны тыңларгамы, юкмы – анысын үзегез хәл итәсез.

Балыклар. Чит кеше сүзе белән йөрмәгез. Проблемаларыгызны чишегез, һаман да калдырып килмәгез. Шул ук вакытта бераз сабыр, басынкы булырга өйрәнегез. Яңа мәхәббәт мөнәсәбәтләре башланачак, ә искеләрне туктатырга карар итәрсез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев