Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

19 – 25 сентябрьгә йолдызнамә

Кучкар Бу атнада сез алыштыргысыз әңгәмәдәш булырсыз – кешеләрне үзегезгә җәлеп итүдән күп нәрсә алачаксыз. Сез хәзер глобаль планнар төзи башларга тиеш түгел, кечерәкләргә тукталу яхшырак. Шул вакытта гына алар тиз арада тормышка ашачак.

Үгезбозау
Үз-үзегезгә ышаныгыз. Сезгә тәвәккәллек кирәк булачак. Пәнҗешәмбе көнне мөһим сөйләшүләр башламау яхшы, кайвакыт һава торышы һәм табигать турында сөйләшү дә җитә. Шимбә көнне рәсми булмаган очрашулар яңа мөмкинлекләр тудырачак.

Игезәкләр
Яңа кызыклы идеягә яки проектка игътибар итегез, һәм сез эштән ләззәт алачаксыз, максатларга ирешәчәксез. Гаиләгезгә дә игътибар итегез. Бу атна көтелмәгән очрашуларга бай булачак. Шимбә көнне күңелле мохиттә ял итү өчен вакыт табыгыз. 

Кысла
Кайбер әйберләргә артык игътибар бирмәгез, йөрәгегез аша уздырмагыз. Бу тиздән узачак! Киләчәк планнар турында уйлагыз. Эштә барысы да яхшы булыр, хәтта премия дә язарга мөмкиннәр. Шәхси тормышта төрлелек зарарлы түгел. Иң уңайлы көн җомга булачак.

Арыслан
Эшләрегез уңышлы барачак. Дусларыгыз һәм партнерларыгыз шатлыклы хәбәрләр әйтәчәк. Балаларга игътибар итегез, чөнки озак яллардан соң аларга яңадан мәктәп режимына күнегергә кирәк. Күргәзмәләргә, театрга һәм киноларга бару сезне шатландырыр һәм истәлекләр озакка җитәр. 

Кыз
Эш ритмына тулысынча керергә вакыт. Сишәмбе көнне, аеруча гайбәт аркасында, ниндидер ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз. Бу көнне сез эш барышында барлыкка килгән конфликтта катнашырга мөмкинсез. Шимбә көнне кием-салып сатып алырсыз. 

Үлчәү
Сезгә туганнарыгызның ярдәме кирәк булырга мөмкин, сорарга читенсенмәгез. Бу атна – проблемаларны чишү өчен бик уңайлы чор. Интуициягезне тыңлагыз һәм теге яки бу хәлдә ничек эшләргә кирәклеген аңларсыз. Элеккеге дустыгыз бик кирәкле киңәш бирер. 

Чаян
Бу атнада сез ял итүдән һәм күңел ачудан тәм табарсыз. Романтик сәяхәт ясагыз – бу файдага гына булачак. Атна уртасында берьюлы берничә юнәлештә уңышларга ирешерсез. Ял көннәрендә дуслар белән аралашу эмоциональ һәм финанс ягыннан зур файда китерәчәк.

Укчы
Атна башында сезгә эш тәртибен көйләү җиңел булмас, ләкин үзегезне кулга алыгыз. Җомга – атнаның иң яхшы көннәренең берсе. Әмма моның өчен сезгә тырышырга кирәк. Бу чорда якыннарыгызның теләкләрен тормышка ашырырга тырышыгыз. 

Кәҗәмөгез
Атнаның беренче яртысында сез уйламаган эшләргә алынырга мөмкинсез. Атна уртасында исә кәефегездә үзгәрешләр барлыкка килер. Шәхси тормышта карарларны үзең генә кабул итәргә кирәк. Җомга көнне бизнес буенча тәкъдим булыр. 

Сукояр
Вакыйгаларга үз юлын бирергә киңәш ителә. Сишәмбе көнне беркемгә дә ачылмагыз, хәтта якыннарыгыз да сезне аңламас. Пәнҗешәмбе көнне эшлекле сәяхәтләр уңышлы булачак. Якшәмбе көнне сезнең идеяләр якын кешеләрегезгә ошап бетмәскә мөмкин. 

Балыклар
Бу атнада кызыклы кешеләр белән танышулар булачак. Гаилә проблемаларына игътибарлы булыгыз, югыйсә, бәхәсләрдән кача алмассыз. Барлык эшләрне дә контрольдә тотыгыз, аннары хәл сезнең файдагызга гына булачак. Үзегез турында онытмагыз. Берәр җиргә китеп, ялгыз гына вакыт уздырыгыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев