Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

2-8 майга йолдызнамә

Кучкар. Максатлар билгеләмичә эш башламагыз, югыйсә, вакыт һәм көч бушка сарыф ителәчәк. Әгәр интуициягез нинди дә булса карар кабул итүгә каршы икән, аңа колак салыгыз. Бу атнада баткаклыктан котылу, яңа дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеге гаять зур.

Үгезбозау. Сез әйләнә-тирәдәгеләрне зирәклек һәм авыр минутларда ярдәмгә килергә чын күңелдән әзер торуыгыз белән җәлеп итәчәксез. Шулай да үзең турында онытып, чит проблемаларны үз өстеңә аударырга кирәкми. 

Игезәкләр. Сез башыгыздагы уйларны да, шәхси мөнәсәбәтләрне дә тәртипкә сала аласыз. Сәламәтлегегезне ныгытуга ярдәм итәчәк ерак сәфәргә чыгып китүегез ихтимал. Карьера үсеше өчен мөмкинлек барлыкка килергә мөмкин.

Кысла. Бу атна сезнең өчен бик уңышлы узарга вәгъдә итә. Сөйгән ярыгыз белән мөнәсәбәтләр җайга салына. Эштә күптән уйланылган планнар һәм проектлар тормышка ашачак. Сәләтләрегезне булдыра алган кадәр ачарга тырышыгыз. 

Арыслан. Сез иҗади фикерләр белән тулы булачаксыз. Кемгәдер ярдәм итәсегез килсә дә, вәгъдә бирмәскә тырышыгыз. Атнаның икенче яртысы күтәренке кәеф белән узачак. Үзегезне тәмле ризыклар белән иркәләгез. 

Кыз. Барлыкка килгән каршылыкларны җиңү юнәлеше дөрес һәм бу үз көчегезгә ышаныч тудыра. Тикшермичә, сынамыйча кешегә ышанмагыз. Җомга кичен яраткан кешегез белән уздырырга тырышыгыз. Ялларда сезне күптәнге дуслар белән очрашулар һәм яңа танышулар көтә.

Үлчәү. Йолдызлар сезгә уңышлы атна вәгъдә итә. Проблемаларны барлыкка килгән саен чишә барыгыз. Якшәмбе көнне актив ял итү өчен менә дигән вакыт, диванда яту сезгә бер дә килешми.

Чаян. Начар гадәтләрдән арынырга һәм тормышыгызны яхшыга үзгәртергә вакыт. Сишәмбе көнне провокацияләргә бирешмәгез, сак булыгыз. Ял көннәрендә кирәкмәгән чүп-чарны чыгарып, өегезне чистарту, төзекләндерү белән шөгыльләнегез. 

Укчы. Эшләрегез уңышлы тәмамлана, бары тик бераз көч кую гына кирәк. Өегездәге күп кенә күңелсезлекләр артта калачак. Сезгә чикләүләрдән ирекле мөнәсәбәтләргә күчәргә вакыт түгелме? Әгәр мөмкинлек булса, үзегезне яңа эштә күрсәтегез, ул сезгә уңыш китерәчәк.

Кәҗәмөгез. Эштә конфликтлы хәлләр туарга мөмкин. Хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләр пәнҗешәмбегә таба көйләнәчәк. Җомга көнне эш күләмен киметү яхшырак һәм бернинди җитди план кормагыз. Тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәттә намуслы булыгыз. 

Сукояр. Һөнәри планда үз сәләтегезне ачарга мөмкинлек бирәчәк мөһим чор килеп җитте. Ялкауланмагыз, соңга калмагыз. Мөмкин кадәр игътибарлырак булырга тырышыгыз һәм үз көчегезне вак-төяккә сарыф итмәгез. 

Балыклар. Мәхәббәттә дә, эштә дә авантюралардан ерак торыгыз. Әдәби һәм интеллектуаль хезмәт вәкилләренең иҗади кәефе күтәрелергә мөмкин. Эшләр алмашынучан уңыш белән бара. Гаиләдә конфликтлар булырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев