Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

21-27 февральгә йолдызнамә

Кучкар. Кәеф нульгә тигез булса да, аны теләсә нинди ысуллар белән күтәрергә тырышыгыз! Яраткан эшләрегез белән шөгыльләнеп, вакытны гаиләгез белән күбрәк уздырыгыз. Бу көннәрдә кәгазьләрне һәм иске әйберләрне тикшерергә кирәк. Бәлки, финанслар белән вәзгыять киеренке булыр.

Үгезбозау. Сезнең тормышыгызда күп нәрсәләр хәзер очракка бәйле булачак. Шуңа күрә, әгәр нидер дөрес бармаса, борчылмагыз. Артыгызда ямьсез имеш-мимешләр таратырга мөмкиннәр. Игътибар итмәгез! Барысы да үз урынына кайтачак! 

Игезәкләр. Әгәр бу чорда үз-үзегезгә ышансагыз, күп кенә ишекләр алдыгызда үзеннән-үзе ачылырга мөмкин. Эштә инициатива күрсәтергә оялмагыз, ә менә өй эшләреннән бераз гына арынып торыгыз. Ир-атка беренчелекне тапшырыгыз. Үзегезгә ял итеп алырга рөхсәт итегез!

Кысла. Эшегездә сезнең юлдашларыгыз булачак. Бу күңелсезлекләр китерергә мөмкин. Өйдәгеләр белән җиңел булмаса да, яхшы мөнәсәбәтләрдә калырга тырышыгыз. Балаларга хәзер игътибар кирәк: аларга буш вакытларыгызны багышлагыз.

Арыслан. Яңа танышулар хәзер җиңел һәм иркен барачак. Яңа гына барлыкка килгән дусларыгызга күз салыгыз: ышанып бетмәгез. Сезнең фатирыгызны җыештыру кирәк булачак. Аның белән озакка сузмагыз: тәртипсезлекне бетерсәгез, эшләрегездә җайга салыныр.

Кыз. Атна башында финанс кыенлыклары булырга мөмкин. Монда ярдәмгә гаилә әгъзалары һәм дуслар киләчәк, аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә оялырга кирәкми. Салкын тидерү беренче билгеләре булса, табибка барыгыз. Гомумән алганда, үзегезгә игътибарлырак булсагыз иде!

Үлчәү. Үзегез дә теләмичә, сез мәхәббәт өчпочмагында була аласыз. Барысын да берьюлы ачыклагыз: бу катлаулы мөнәсәбәтләрнең сезгә кирәге юк. Бу чор күп кенә яңа ачышлар һәм яхшы кәеф бүләк итәчәк! 

Чаян. 23 февральдә сезнең белән булачак вакыйгаларга игътибар итегез. Аларның берсе әһәмиятле булачак. Йолдызлар сезгә хәзер эре сатып алулар башкарырга киңәш итә. Ә менә дуслар белән очрашуларны хәзергә калдырып тору яхшырак, өй кичәләрен өстенрәк куегыз. 

Укчы. Ялкаулык хәзер сезнең төп дошманыгыз булачак. Аның аркасында сез эш вакытыгызны өзә аласыз, якыннарыгызны уңайсыз хәлдә калдыра аласыз. Үзегезне кулга алыгыз!

Кәҗәмөгез. Йолдызлар сезгә 21-23 февраль көннәрендә якыннарыгызның ярдәменә таянырга киңәш итә. Ялгыз гына хәл итә алмаган финанслар белән проблемалар бар. Әмма яхшы хәбәр сезнең өчен: атнаның икенче яртысында ситуация тотрыклана. 

Сукояр. Сезнең хезмәттәшләрегезне һәм җитәкчелегегезне гаҗәпләндерү өмете барлыкка киләчәк. Авыр бурычны хәл итеп, белемегезне һәм осталыгыгызны күрсәтегез. Борчылмагыз, сезнең барысы да барып чыгачак! 21-23 февраль көннәрендә үз эмоцияләрегезне контрольдә тотыгыз. Бу көннәр айның иң киеренке көннәрнең берсе булырга мөмкин. 

Балыклар. Яраткан кешегез сезне гаҗәпләндерергә мөмкин. Иң мөһиме – вәзгыятьне күңелегезгә якын кабул итмәгез. Исегездә тотыгыз: барысы да яхшы! Ирекле вакытны үз-үзегезне үстерүгә багышлагыз – күбрәк китаплар укыгыз, кызыклы курсларга йөрегез, акыллы кешеләр белән аралашыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә