Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

21-27 мартка йолдызнамә

Кучкар. Йолдызлар сезгә күңелле өй мәшәкатьләре вәгъдә итә: сез кунаклар килер алдыннан фатирларны бизәү яки җыештыру белән шөгыльләнәчәксез, көнкүреш техникасын сатып алу исәбенә хезмәтегезне җиңеләйтә аласыз – ягъни сезнең йортыгыз хәзер бәхет һәм уңыш чыганагы булып тора.

Үгезбозау. Сезнең өчен бу якын һәм ерак туганнарыгыз белән очрашу, ерактан кемнеңдер килүе, ашыгыч хәбәрләр алу, шәһәрара телефон шалтыратулары атнасы. Хәзер үз гаиләгезне вируслы авырулардан сакларга кирәк.

Игезәкләр. «Йөз сум акчаң булмасын, йөз дустың булсын» мәкале туры килердәй атна! Дусларыгызның һәркайсыннан бер сум акчасын алыгыз – сезнең йөз дустыгыз да, йөз сумыгыз да булыр. Көнкүреш ягыннан караганда, бер машина ияләре икенчесен сатып алачак, ә җәяүлеләр – руль артына утырачак.

Кысла. Бу атнада сөйгән ярларыгызны бүләкләр белән шатландырыгыз, аларга чәчәкләр һәм пикант бүләкләр бирегез, алар тәрәзәсе янында романслар уйнагыз. Талашучылар хәзер татулашырга мөмкин – тик үз иҗади сәләтләрегезне һәм ниндидер талантларыгызны эшкә җигегез генә. 

Арыслан. Әлеге чорда сәламәтлекне профилактикалау белән җитди шөгыльләнергә кирәк. Ачы, борычлы ризыктан баш тартырга кирәк. Хәзерге вакытта саф һавада физкультура белән шөгыльләнү, су процедуралары уңайлы. Күп кенә Арысланнар хәзер яңа көчләр агышын тоярга тиеш, дөрес, бер шактый конфликтлы хәл аша гына. 

Кыз. Йолдызлар сезне хәзер социаль яклау мәсьәләләрен хәл итүгә этәрәчәк: сез судларга, ЖЭКка мөрәҗәгать итәчәксез, хезмәткә түләүне арттыруны таләп итәчәксез. Шул чагында сез үз хезмәтегезнең нәтиҗәләрен нәкъ өч айдан алырсыз! Гаилә мөнәсәбәтләрендә бераз киеренкелек сизелер. 

Үлчәү. Хәзерге вакытта сездә иҗтимагый тәртип һәм иҗтимагый әхлак нормаларына яңа караш формалаша. Ире (хатыны) белән үзара мөнәсәбәтләр гаять зур әһәмияткә ия – һәм әгәр бу мөнәсәбәтләр сезне борчыса, сез читтән элемтә эзләргә мөмкинсез. Күңел кушуы буенча эшләгез!

Чаян. «Судан коры чыгарга» дигән мәкальне ишеткәнегез бармы? Нәкъ сезгә туры киләчәк бу! Моннан тыш сезнең өчен бу могҗизалар вакыты, һәм бу чор узганнан соң сез үз-үзегезгә читтән карарсыз һәм гаҗәпләнерсез – «икенче сулыш» ачылды дияргә генә калачак! 

Укчы. Бу йолдызлык астында туучылар бүгенге көн белән яшәмиләр, алар хәтта кием-салымның, ашаганнарның, кем белән яшәгәннәрен сизми дә калалар. Хәзерге вакытта алар үзләренең киләчәгенә гашыйк булалар, үзләренең изге максатына омтылалар, һәм аларның хыяллары бераз гына чынбарлыкка әверелә бара. 

Кәҗәмөгез. Бу атнада хатын-кызларның эстетик сәләтләре барлыкка киләчәк, гүзәллек хисе кискенләшәчәк – сез үзегезне модельер яки дизайнер итеп тоярсыз. Бу атнада сезгә моңсуланып утырырга бер дә ярамый, аны шау-шулы һәм күңелле итеп үткәрәчәксез. Яңа очрашулардан курыкмагыз.

Сукояр. Дөньякүләм проблемаларга карамастан, күңелегездә шик-шөбһәләр һәм каршылыклар яши: сез дөрес эшлисезме, әйләнә-тирә дөньяны дөрес күзаллыйсызмы һәм үзгәртеп корырга хакыгыз бармы? Бу атнада сезнең горурлыгыгызны мыскыл итәчәкләр, сезне кимсетәчәкләр. 

Балыклар. Шәхси эшләрегездә һәм мәхәббәтегездә сак булыгыз. Хәзер шәхси мөнәсәбәтләрдә бераз гына аксап торырга мөмкин, ләкин борчылмагыз – бу вакыт тиз үтәр, шулай булгач, тормышыгызда зур вакыйгаларга әзерләнегез! 

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә