Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

7-13 февральгә йолдызнамә

Кучкар. Ниндидер сөйләшүләр һәм җитди карарлар өчен идеаль чор. Йолдызлар сезгә уңыш вәгъдә итә. Үзегезгә ышаныгыз! Бу чорда спорт залына язылырга мөмкин. Кайбер дусларыгыз белән уртак фикергә килә алмавыгыз бар. Хәлне бозмагыз: кешегә вакыт бирегез, барысы да җайланыр.

Үгезбозау. Сезне күрсеннәр өчен, тырыш һәм тагын бер тапкыр тырыш булыгыз. Шәхси тормышта проблемалар булырга мөмкин, әмма йолдызлар өметләндерә: барысы да яхшыга гына! Үзегездә йомылып калмагы!

Игезәкләр. Энергетика ягыннан көчле көн – 7 февраль. Мөһим очрашуларны нәкъ менә шушы датага билгеләгез. Акча белән катлаулылык атна ахырында барлыкка килергә мөмкин, ләкин барысын да төзәтеп булачак. Сак булыгыз: имгәнү куркынычы бар. 

Кысла. Гаилә мөнәсәбәтләре – сезгә хәзер игътибар итәргә кирәк булган мөһим нәрсә. Өлкән буын белән мөнәсәбәтләр дә киеренкелек булырга мөмкин. Эштә исә җитәкчеләр сезнең хезмәтегезне бәяләячәк: премия алуыгыз да ихтимал. 

Арыслан. Сезне чын-чынлап романтик чор көтә. Мәхәббәт гаҗәпләндерер: кыю рәвештә аңа бирелегез! Сезгә бу эштә ниндидер киртәләр дә куючылар очрар. Тыныч булыгыз, турыдан-туры үз максатыгызга барыгыз.

Кыз. Әлегә бернинди глобаль проектларны да башлап җибәрергә кирәкми, киләчәккә планнар төзергә кирәк. Тыныч кына уйлагыз. Вакыт сезнең карамакта: әкренәергә һәм ял итәргә кирәк. Әгәр дә сез йорт хайваны алырга хыялланасыз икән, бу атнада моны эшләгез.

Үлчәү. Борчулар чигенәчәк, хәл ителмәслек булып тоелган сораулар үзеннән-үзе хәл ителәчәк. Хәзер фикердәшләр командасында эшләргә тырышыгыз, һәм үкенмәссез. Ялгыз гына сез югары нәтиҗәләргә ирешә алмаячаксыз. 

Чаян. Якын арада катлаулы эшне бүлү яхшырак, югыйсә сезнең көчләрегез җитмәячәк. Дусларыгыз белән күбрәк очрашырга тырышыгыз. Хәзер иҗади кешеләрдә илһам чоры башлана, алардан файдаланыгыз.

Укчы. Ашыгып кына бернинди карарлар кабул итмәгез һәм әйләнә-тирәдәгеләргә сезгә йогынты ясарга рөхсәт итмәгез. Хәзер салкын баш белән эш итәргә кирәк. Эш көннәрендә җыелган эшләрегезне тәмамлагыз, ә ял көннәрен гаиләгез кочагында үткәрегез.

Кәҗәмөгез. Үз-үзеңне камилләштерү өчен уңайлы вакыт. Хәзер белем алырга, бизнес башларга кирәк. Финанс проблемалардан курыкмагыз: бу мәсьәләдә уңыш булачак. Сезне язмышны хәлиткеч танышу көтә. 

Сукояр. Бик гади вакыт түгел, аның каравы бу чор ахырында сез күңелле бонус алырсыз. Хәзер ярдәм сорап, дусларга түгел, гаилә әгъзаларына мөрәҗәгать итү яхшырак. Якын арада тормышка ашырырга теләгән кайбер планнарыгыз бозылачак. Озакламый аңларсыз: бу яхшыга булачак. 

Балыклар. Күптән түгел генә таныш булган кешеләргә ышанырга кирәкми, аларда ялгышу куркынычы бар. Гаиләдә вакытлы ызгыш булырга мөмкин. Үзегезне кулда тотарга һәм килеп чыккан проблеманы катлауландырмаска тырышыгыз.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә