Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

85 яшьтә дә "Гөлҗамал"ны сузып җырлап, беренчелекне яулаган Лениза Гомәрова

Шәһәрдәшебез Лениза Гомәровага шушы көннәрдә 85 яшь тула. Татар халык җырларын һәм зәвыклы концертлар яратучы шәһәрдәшләр кечкенә генә буйлы, тырыш, моңлы әлеге ханымны яхшы белә. Ул «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче «Җәүһәр» ансамбленең данлыклы җырчысы, төрле конкурс-фестивальләрдә катнашып, җиңүләр яулый.

Күптән түгел «Эврика» мәдәният үзәгендә узган «Еллар безгә киртә түгел» дигән бәйгедә татар халык җыры «Гөлҗамал»ны җырлап, янәдән беренче урын алды. 
«Лениза апа – искиткеч моңлы тавышлы җырчы. 85 яшен тутырса да, халык җырларын бик күпләргә үрнәк итеп башкара. Киемнәре, сәхнәдә үзен тотышы да югары профессионал дәрәҗәдә», – ди Татарстанның атказанган артисты Чулпан Садыйкова.
Лениза – тумышы белән Лениногорский районы Сарабиккол авылы кызы. Әти-әнисе укытучы булганлыктан, бу гаилә Татарстанның төрле районнарына күчеп йөргән. Аннары Гаяз абый гаиләсен туган ягы – Зәй районы Югары Пенәче авылына алып кайта. Мәктәпне тәмамлагач Лениза да укытучы булырга тели, тик әнисенең: «Укытучы – бик авыр һөнәр, кызым табиб бул», дигән сүзләрен тыңлап, Уфа медицина көллиятенә укырга керә. Укуын тәмамлап, фельдшер һөнәре алгач, Татарстанга кайта. Башта Зәй районының Нәлем, аннары Чыбыклы авылларында фельдшер, шәфкать туташы булып эшли. Авыл кешесенә нинди медицина ярдәме кирәк, барысын да күңел җылысын биреп, яратып башкара.  Кешеләр үзен яратса да, хезмәтеннән авырулар канәгать калса да, аның күңеле һәрвакыт сәхнәгә тартыла. 
Чыбыклы авылында үзлегеннән гармунда уйнаган Илһам Гомәров исемле егет көндез балалар укыта, кичен клубта үзешчән сәнгать түгәрәге алып бара.  Бер көнне аңа фельдшер кыз – Ленизаның бик матур җырлавы турында әйтәләр. Ул ниндидер концертка әзерләнгәндә Ленизаны да чакыра. Кыз аңа Уфада өйрәнгән җырларын башкарып күрсәтә. Илһам аның җырлавын бик ошата. Шуннан соң, кызның хыялы тормышка аша, сәхнәгә чыга: концертларда җырлый, спектакльләрдә катнаша. «Беренче мәхәббәт»тәге – Рәхилә, «Зәңгәр шәл»дәге – Мәйсәрә, «Башмагым»дагы  – Сәрвәр рольләрен башкарып авыл халкының гына түгел, Илһамның да мәхәббәтен яулый ул. Бераз дус булып йөргәч, алар гаилә дә корып җибәрәләр.
... 1972 елда Гомәровлар гаиләсе Чаллыга күченеп килә. Лениза ханым «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә, ире иминият компаниясенә эшкә урнаша. Җырлы-моңлы гаиләдә өч бала үсә. Игезәк кызларның берсе Ландыш Гомәрова әнисе юлыннан китә, ул сугыш ветераннары госпиталендә эшли, авыруларга сәламәтлекләрен ныгытырга булыша.  Миләүшә икътисадчы. Уллары Максат – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, озак еллар Татарстан радиосында баянчы, концертмейстер булып эшләде. Ул Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев, Зөһрә Сәхәбиева, Вафирә Гыйззәтуллина кебек  мәшһүр җырчыларга баянда уйнады. Берничә китап чыгарды. Хәзер татар халык җырлары анталогиясен әзерли. 
Лениза Гомәрова, «Ашыгыч ярдәм»дә эшләгәндә бик күп мактау грамоталарына ия була... Лаеклы ялга чыккач, кабат сәхнәгә чыга. «Тәүбә» мөнәҗәтләр ансамблендә җырлый, 2010 елдан бирле «Җәүһәр» ансамбленең җәүһәре ул. Аның репертуарындагы «Гөлҗамал», «Сөмбел», «Бибкәй матур», «Элмәлек» кебек халык җырларын тамашачылар бик ярата. Сәнгать өлкәсендә дә диплом, мактау грамотлары бик күп аның. Лениза ханым намаз, коръән укый, Аллаһының биргәненә шөкер итеп яши. Буш вакытларында күз явын алырлык калфак, кәттәҗиләр чигә. 
85 яшьлек юбилеен җырлап, матур эшләре белән каршылый Лениза апа. Ул –  бик ярдәмчел, изге күңелле ханым. Озак еллар талантлы җырчы Разыя Гайнуллинага ярдәм итте. Бүгенге көндә ансамбльдән коронавируска бәйле вәзгыять аркасында ялга җибәргәннәр. «Җырларымны өйрәнәм, Аллаһы боерса, язга хисап концертында чыгыш ясыйсы бар», – ди ул. 
Ак яулыклы, изге күңелле Лениза апа тәртипле балалары һәм оныкларының уңышларына сөенеп яши. Алмаз исемле  оныгы республика-клиник хастаханәсендә «кызыл зона»да эшли, Максатының кызы Айсылу кызыл дипломлы чит телләр укытучысы... Алар барысы да әбиләрен яраталар, хөрмәт итәләр. Гомер көзендәге кешеләр өчен бу – иң зур бүләк. Газета укучыбызны, без күркәм юбилее белән котлап, җырлы гомеренең бәрәкәтле булуын телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилярлар