Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

9-15 майга йолдызнамә

Кучкар. Бу атнада үз авторитетыгызны үзегезгә якларга туры килер. Чәршәмбе көнне уңышлы сәфәр булачак. Бер кешене дә тыңламагыз, үз эшегезне эшләгез һәм башкаларга да ирек бирегез. Хәзер якындагы киләчәккә һәм үз абруегызга эшләргә кирәк.

Үгезбозау. Бу атнада бик күп уңышлы эшләр, аралашу һәм күңел ачулар булачак. Сезне кызыклы яңалыклар, перспектив танышлыклар һәм мөһим сөйләшүләр көтә. Бөтен көчегезне эшкә йөгәнләү һәм нинди кыйммәтле һәм алыштыргысыз хезмәткәр икәнегезне күрсәтү мөмкин булачак. 

Игезәкләр. Хәлләр сезнең файдага гына. Кызыклы очрашулар һәм танышулар ихтималы арта, кайбер кешеләр белән элеккеге мөнәсәбәтләрне яңача итеп үзгәртә алачаксыз. Сезнең иң кадерле хыялыгыз тормышка аша башлый.

Кысла. Энергияне юкка әрәм итмәскә кирәк, шуңа күрә эш планын төгәл төзү мөһим. Сишәмбе – карьера үсеше һәм җитәкчелек белән сөйләшү өчен яхшы көн. Чәршәмбе көнне эштә хәлләр «кызарга» мөмкин, шуңа күрә бу көнгә мөһим чаралар планлаштырмагыз. 

Арыслан. Пессимист булмагыз. Барысы да үз урынында булачак, ләкин сез көткәнчә тиз түгел. Атна уртасында башкаларны, бигрәк тә эштәге коллегаларны күзәтеп тору мөһим, үзегез турында да, башкалар турында да артыгын сөйләмәгез. 

Кыз. Нәтиҗәле, әмма монотон эш вакыты җитә, нәкъ менә анда сез үзегезне көчле шәхес буларак күрсәтә аласыз. Сишәмбе көнне сабырлык һәм хезмәт күп көч алсалар да, бу нәтиҗә бирәчәк.

Үлчәү. Эшегез шактый уңышлы барачак. Исегездә тотыгыз, сезнең билгене характерлаучы төп принциплар – бәйсезлек һәм яхшылык теләү. Бу атнаның иң катлаулы көне – дүшәмбе. Бар эштә дә үзегезне кулыгызда тотыгыз. 

Чаян. Сез эш буенча шактый файдалы тәкъдим алырсыз. Иҗади һөнәрләр өчен яхшы атна. Сезнең аралашуыгыз мөһим роль уйнаячак. Мөһим мәгълүматны үткәреп җибәрмәс өчен яңалыкларны игътибар белән күзәтегез. 

Укчы. Атна төрле тәэсирләр һәм вакыйгалар, очрашулар һәм танышулар белән бай булырга вәгъдә итә. Яңа эш һәм яңа дуслар эзләү өчен уңайлы вакыт. Сезнең юмор хисе һәм шәхси сөйкемлегегез күп эшләрегездә уңышка уңай йогынты ясар.

Кәҗәмөгез. Хезмәттәшләрегезнең киңәшләренә колак салыгыз. Дүшәмбе бер үк вакытта берничә эш башкарырга кирәкми, бу тирә-юньдәгеләрнең ачуын чыгарырга мөмкин. Чәршәмбе көнне берничә карар кабул итәргә туры киләчәк. Шимбә – яңа башлангычлар өчен нәтиҗәле көн.

Сукояр. Бу атнада сезгә тәкъдимнәр өермәсе ябырылыр, ахрысы. Сишәмбе көнне игътибарны тупларга һәм күп нәрсәгә өлгерергә кирәк. Пәнҗешәмбе яхшы хәбәрләр китерәчәк. Якшәмбе – күрешү өчен уңышлы көн. 

Балыклар. Эшне үзгәртү, яңа җитәкчелек һәм хезмәттәшләр белән танышу өчен уңай вакыт. Җомга көнне интеллектуаль өлкәдә аерым уңыш көтә. Хәер, сезнең башыгызга төрле идея киләчәк. Шуның аркасында бер урында озак утыра алмассыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев