Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айгөл – Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсе аерылыша язган

Чаллыда яшәп иҗат итүче артист Айгөл әлеге сынауны ничек үтүләре турында сөйләде.

- Айгөл, гаиләгездә аңлашылмаучанлыклар булып алган икән. Шул турыда сөйләшик әле.

- Чыннан да, узган ел безнең гаилә өчен бик авыр ел булды. Сәбәпләрен әйтә алмыйм, Гөлназ. Тик хыянәт белән бәйле түгел, шул гына.

- Гаилә булгач, савыт-саба шалтыратмый тормый инде. Ә сезнең мөнәсәбәтләр өзелерлек дәрәҗәгә җиткән булган.

- Әйе, аерым яшәп алдык. Ришат шәһәр читендәге үз йортыбызда торып калды, мин, 3 айга якын, балалар белән фатир арендалап яшәдем.

- Балаларга аеруча авыр булгандыр.

- Безнең балаларыбыз икесе дә сабыр, борчуларын кешегә күрсәтеп йөрмиләр. Әмма аларга читен икәнлеген сизә идем. Үз эчләренә бикләнделәр, кеше белән бик аралашмый, сөйләшми башладылар. Алар өчен әтиләре дә, мин дә яхшы бит. Кайсы якны сайларга белмичә, аптырап калдылар…

- Ришат балалар янына килеп йөрдеме?

- Без аралашып тордык. Алай кырт кисеп, сөйләшмәү дәрәҗәсенә җитмәгән идек җитүен. Эшләрем килеп чыгып, ярдәм кирәк булганда, Ришатны чакыра идем.

- Сезнең бит әле эшегез тә уртак. Челтәрле бизнес, иҗат дигәндәй.

- Без араларыбыз суынганны кешегә күрсәтмәскә тырыштык инде. Туганнар да белми калды, дөресен әйткәндә. Эшләвен дә бергә эшләдек. Бу хәлләр 1 елга якын дәвам итте. Ахыры ничек тәмамланасын бер Аллаһы Тәгалә генә белә иде. Араларыбыз суынганнан-суына барса да, эшкә зыян килмәсен, кеше белмәсен дип, күрсәтмәскә тырыштык.

Яшь барган саен зирәклек тә арта икән. Иң авыр вакытларымда да Ришат турында начар сөйләп йөргәнем булмады. Мин аның турында начар сөйләрмен, ә күпмедер вакыттан без яңадан кавышырбыз. Ә теге кеше күз алдында Ришатның яман аты калачак. Шуңа да кеше алдында бер-беребезне яманламадык.

- Яңадан кавышуыгыз ничегрәк булды? Кайсыгыз да булса гафу сорап бардымы?

- Монда, яшерен-батырын түгел, гаеп күбрәк Ришатта иде кебек. Ләкин мин, уйлана-уйлана, гаепнең бер генә кешедә була алмавын аңладым. Шуңа да ирем белән башка төрле сөйләшеп карарга булдым. Инде соңгы чиккә, аерылышу дәрәҗәсенә барып җиткәч: «Ришат, әйдә барысын да яңадан башлап карыйбыз», – дип, үземнең аңа карата барлык теләк-фикерләремне җиткердем. Ул да: «Әйдә-әйдә», – дип күтәреп алды.

- Шушы сүзләрне көтеп кенә торгандыр, әйеме?

- Минем ул сүзләрне аңа элегрәк тә әйткәнем булгандыр инде. Әмма ул аларны аңлап бетермәгәнме икән, аңларга теләмәгәндер, бәлки...

- Аерым яшәп алуыгыз да файдага булгандыр.

- Без бит Аллаһы Тәгаләдән гел нәрсә дә булса сорыйбыз. Кайвакыт, уңышка ирешү, берәр әйбергә ия булу өчен, нинди дә булса корбанга барырга туры килә. Монда да безнең мөнәсәбәтләребез үсеш алып китсен, яңа этапка күчсен өчен, ниндидер бер адым ясау кирәк булгандыр.

Авыр вакытларымда дингә якынайдым. Бу хәлләр Ураза чорына туры килде. Бик күп дини китаплар укыдым, Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен бер сәбәп булды безнең Ришат белән аерылышып торуыбыз. Кешеләргә сынау төрлечә бирелә: кемдер авыру, кемдер якыннарын югалту аша сынала. Безнең сынау менә шундыйрак булган. Аллаһка шөкер, барыбыз да исән-сау, тәндә җан булганда, барысын да үзгәртеп була.

Характерлар да үзгәрә, олыгайган саен, икенче төрлерәк уйлый башлыйсың. Бәлки, яшьрәк вакытым булса, бу әйберләрне мин мәңге дә гафу итмәгән булыр идем. Хәзер зирәгәя барам. Аннан Ришат – ул минем бердәнбер мәхәббәтем, ул үзе дә минем турыда шулай ди. Ришат белән кушылгач, «бергә торабыз икән, үткәннәрне искә алмыйбыз» дип килештек. Ачу килгәндә әйтеп-әйтеп саласы килә килүен дә, әмма тыелып калам. Хатын-кызның вакытында авызын яба белүе әйбәт. Ришат та, башка тәртипсезлекләр булмаячак, бөтен әйберне синең белән киңәшеп эшләрмен, дип вәгъдә бирде.

- Моңа кадәр гаиләгездә җитди конфликтлар чыкканы бар идеме?

- Без икебез дә – нечкә күңелле иҗат кешеләре. Начар сүзләрне күңелебезгә артык якын кабул итәбез, бер-беребезне аңлап бетермәгәнне, кешеләр белән ачуланышканны да авыр кичерәбез. Кайбер кешеләрнең, мәсәлән, исе дә китми.

Ришат ул мине рәнҗетеп, кул күтәреп, эчеп йөри торган кеше түгел, Аллаһка шөкер. Ләкин иремнең холкы җиңел түгел. Кеше аны бик тыныч дип уйлый, ләкин бит тәүлек буе бергә булган якыннары алдында алай тәтиләнеп кенә йөрми ул. Өйләнешеп яши башлагач та, бәләкәй балабызны күтәреп чыгып киткән вакытларым булды минем. Ул дуслары янына китә дә, телефонын сүндереп куеп, кайтмыйча йөри, мин шуңа бик нык үпкәли идем.

- Көнләшкәнсездер инде.

- Ире кич белән кайтмый калганда, хатын-кызның башына нинди уй килә инде? Кызлар белән йөрсә, ишетелгән булыр иде инде ул ишетелүен. Әмма дөресе шул, андый вакытлар булгалады. «Менә егетләр белән озаграк утырылган», – дип кайтып керә иде.

- Айгөл, нинди матур йорт салдыгыз, мунча җиткерәбез, дисез. Болар барысы да – бергәләп туплаган мал-мөлкәт бит инде. Аерышырга ниятләгәндә ул якларын да уйлагансыздыр, әллә инде ачу-үпкә барысын да басып киткән идеме?

- Иң кызганычы да шул булды әле аның (көлә). Ришат белән өйләнешкәч, без 7-8 ел Казанда фатир арендалап яшәдек. Аннан Ришатка: «Нигә монда интегеп ятабыз. Әйдә Чаллыга кайтык», – дидем.

Монда сулышлар иркенәеп китте, фатир арендалау да ул кадәр кыйммәт түгел, «Энергетик» мәдәният сараена эшкә урнаштык. Үз студиябез барлыкка килде. Соңыннан машина һәм җир сатып алдык, йорт сала башладык. Әлхәмдүлилләһ, инде бөтен дөньяны корып бетергәч кенә аерылышабыз дип, иң кызганычы да шушы булды. 2-3 калак, кечкенә генә телевизор, юрган-мендәр белән тормыш башлаган кешеләр бит без. Уйларымда инде өйне, бөтен әйберне саттым, бүлдем, шәһәрдә фатир алдым… Шуларны күз алдына китергәч, өскә салкын су сипкән кебек була иде.

Дөньялар да болгавыр, мондый проблемалар бер бездә генә түгелдер. Минем киңәшем: әгәр дә арагызда ниндидер хисләр бар икән, саклап калырга кирәк гаиләне. Дин буенча да хатын-кызны җәннәткә бары тик ире генә җитәкләп алып керә алыр, диелә. «Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын» дигән сүз дә бар. Алга таба барысы да яхшы булсын инде, сау-сәламәт булыйк, калганын ничек тә уздырып җибәрербез.

Гөлназ Хәбибуллина, "Интертат" журналисты 

Фотолар Айгөл, Ришат Шәйхетдиновларның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев