Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Әлфинә Әзһәмова: «Увольняйся, я тебя сделаю звездой диде»

Бер мизгелдә популяр җырчыга әйләнгән шәһәрдәшебез Әлфинә Әзһәмова «Шәһри Чаллы» тапшыруына кунакка килде.

Беренче җырларын ишеттергәннән соң ул тамашачыга ике ел табышмак булып кала бирде – үзенчәлекле тавышын яратсалар да, үзен беркем дә күрмәде. Ә клип төшергән беренче җырын 20 ел үткәннән соң да тыңлар өчен аны туйларга чакыралар. Сүзебез – шәһәрдәшебез, «Йолдызлы мизгел» проектының чираттагы кунагы Әлфинә Әзһәмова турында.

– Әлфинә ханым, иҗатыгызда нинди яңалыкларыгыз бар?
– Хәзер инде концертларда бик сирәк чыгыш ясыйм. Күбрәк туйларда, юбилейларда эшлим, ял саен диярлек йөрим.

– Мәскәүгә дә еш чакыралар, ахры?
– Әйе, атна саен диярлек. Күбесенчә Нижгар мишәрләре иҗатымны ярата. Бәләкәй чакларында җырларымны тыңлап үскән балалар үсеп, өйләнешкәндә чакыралар – ностальгия диимме. Икенче урында – Казан, өченче урында – Уфа шәһәрләре.

– Сезне күтәргән җыр турында сөйләгез әле.
– Башта мин «Күңел» радиосына башка җырчылар тарафыннан башкарылган бер-ике җыр алып килдем. Радио җитәкчесе үз җырларымны яздырырга киңәш итте. Мин аудиокассеталар җыя идем. Шулай минем кулыма популяр автор Мөдәррис Газетдинов җырлары килеп керде. Авылга кайтканда әйләндерәбез дә куябыз машинада. Колагыма мин моңарчы ишетмәгән «Төнге урам» җыры чалынды. Ул аны үзе башкара иде. Композиторны табып, аңа шалтыратып җырны миңа бирүен сорадым. Мин ул вакытта әле беркем дә түгел идем, ул сөенеп риза булды. Җырны аранжировщик Илдус Низамовка бирдем. Ул бүгенге көндә Тукай районы Әҗмәкәй авылында яши. Бер кичтә язып бирде. Өйдә бер атна өйрәндем дә студиягә барып яздырдым, аннары радиога илттем. Базарларда пират кассеталары чыга башлады. Җырны тыңлыйлар, әмма кем икәнен беркем белми. Кассета сатучы егет, Казанга баргач, продюсерга шундый җырчы бар дип сөйләгән. Бервакыт «Барс Медиа» компаниясеннән Радик Артемьев белән Фәрит Таишев шалтыраттылар. Казанга чакырсалар да озак кына уйлап йөрдем әле. Баргач, кунакханәдә яшәп бер ай буе җырлар яздырдым, клип төшердек. Алар яшь кыз килә дип уйлаганнардыр, шуңа мине, 40тан узган кешене күргәч, аптырап та калганнардыр. Тик танышкан көнне үк продюсер кайда эшләвемне сорады. Заводта дигәч: «Увольняйся, я тебя сделаю звездой», – диде. Һәм сүзендә торды. Миллионлаган аудиокассеталар, дисклар чыкты. Алай ук булыр дип уйлап та карамаган идем, тик җыр, халык популяр итте мине.

– «Төнге урам» җырының авторлары турында да әйтеп үтик әле.
– Илеш районы Күктау авылы егете, 1970нче елгы Мөдәррис Газетдинов яшь чагында ук көйләр яза башлаган. Кулына Илеш килене, Башкортостанның танылган шагыйрәсе Халисә Мөдәррисова китабы килеп эләккән. Нәтиҗәдә бик күп популяр җырлар туган.

– Юлда йөрергә авыр түгелме?
– Юк. Бик рәхәт.

– Тамашачы кайсы җырларыгызны аеруча үз итә?
– Кая барсам да, нишләптер 20 ел элек яздырган җырларны сорыйлар. Югыйсә, инде йөзләгән яңа җыр яздырдым. Илдус Низамов әле шушы көннәрдә генә тагын бер яңа аранжировка әзерләде. 

– Йолдыз булып яшәү авырмы? Сез үзегезне йолдыз дип саныйсызмы?
– Юк, авыр түгел (көлә). Үземне алай йолдыз дип санамыйм.

– Урамда таныйлармы?
– Таныйлар шул (көлә). Күрәсең, атлаулардан ук күренеп торадыр. Урамда яулык бәйләп, күзлек киеп йөрсәм дә, барыбер килеп эндәшәләр. Бу миңа ошап бетми инде, чөнки кәеф төрле чак була бит, ә кеше белән сөйләшергә кирәк. Шул ук вакытта, Фидан Гаффаров әйтмешли, танысалар әйбәт инде, менә танымасалар нишләрсең.

– Кешеләрдәге нинди сыйфатларны яратмыйсыз?
– Сүзендә тормаган, телефонын алмаган, алдакчы кешеләрне.

– Дусларыгыз күпме?
– Юк. Бер-ике кеше генә бар. Гомумән, мин дистанция тота торган кеше, үземә бик якын китермим. Барлык серләремне балаларыма гына сөйлим, халыкка бер нәрсәне дә чыгармыйм, шуңа интернетта блог та алып бармыйм. Ни өчен? Тыныч яшәр өчен.

– Улыгыз танылган аранжировка остасы бит?
– Әйе. Олы улым Чаллыда яши, эшмәкәр, оныгыбыз бар. Кечкенәсе Казанда яши, иң популяр аранжировщикларның берсе дип әйтәм – Ильмир Әзһәмов. Ул Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, Ильмира Нәгыймова һәм башкалар белән эшли.

– Балалар белән еш аралашасызмы?
– Әйе. Мәскәүгә һәрвакыт Казан аша йөрим, кечкенәсе минем ярдәмчем, озата бара – ансыз беркая да бармыйм. Чаллыдагысы белән дә күрешеп торабыз. Малайлар әнине күбрәк ярата икән, шуны беләм – алар минем өчен үлеп тора. 

– Туры эфир вакытында комментарийда «Сезне «Пятачок»та күрәсебез килә» дип яздылар.
– Ничек тә «Пятачок»ка килергә тырышырбыз, Аллаһ боерса.

– Сез Чаллыга ничәнче елны килдегез, «Пятачок»ларга туры килдегезме? 
– 1978 елда. Әйе, туры килдем. Яшь идек, кызык иде.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев