Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Алинә Шәрипҗанова: «Юлымда остазларым очрамаса, җырчы була алмас идем»

Ире белән «бөке»дә очрашкан

Алинә Шәрипҗанова – татар эстрадасында хатын-кызлар арасында иң өметле һәм бик күп халыкара бәйге-фестивальләр лауреаты, талантлы яшь җырчыларның берсе. Ул «Гөлҗамал» кебек татар халык җырларын да, классик композиторларыбыз әсәрләрен дә, операларны да профессиональ дәрәҗәдә, татар теленең тәмен, аһәңен аңлап, җиренә җиткереп башкара. Сәхнә остасы аларны симфоник оркестрга, инструменталь ансамбльләргә кушылып та күңелләргә үтеп керерлек итеп яңгырата. Күптән түгел ул «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә дә лаек булды. Моны артистлар, чын сәнгатьне аңлый һәм бәяли белүче тамашачылар бер тавыштан: «Лаеклы бүләк», – дип бәяләделәр.  Шушы көннәрдә без дә җырчыны әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, үзе белән әңгәмә корып алдык. 

– Алинә, сез Татарстанда, татар гаиләсендә туып-үсмәсәгез дә, халкыбыз җырларын оста итеп башкарасыз. Үзегез кайсы яклардан, әти-әниләрегез кемнәр?
– Мин Саратов өлкәсенең Ершов шәһәреннән. Җәй көннәрен калабыз янындагы Кече Үзән авылында әбиебез янында үткәрә идем. Ул исә еш кына пластинкалардан Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Флера Сөләйманова, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева җырларын тыңлый иде. Күрәсең, алар минем күңелемә дә уелып калган. Шулай ук әбиебез безне еш кына милли ризыклар белән дә сыйлады, энем Радик белән безне татарча сөйләшергә өйрәтте. Туган телебездә әкиятләр сөйләде. Боларның барысы өчен дә аңа чиксез рәхмәтлебез, урыны җәннәтләрдә булсын. 
Әнием Любовь Анатольевна рус милләтеннән, әтием – татар. Алар ике якның да гореф-гадәтләрен бик хөрмәт итәләр. Әниебез һәрчак безне милли ашларыбыз белән куандыра. Бәлеш, өчпочмак, бишбармак белән сыйлый.  Шулай ук ул татар җырларын да яратып тыңлый. Минем иҗатымны хөрмәт итә. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Әти дә музыкага гашыйк кеше. Кечкенә чакта безгә барабан, саксафон алып кайткан иде. Ул үзе һәвәскәр җырчы, «Орион» вокал-инструменталь ансамбле җитәкчесе булган. Әнием белән бергә җырлап йөргәннәр. Кырларда колонка куеп, «Страда» дигән уңыш бәйрәмендә халыкның күңелен күргәннәр. 
Әтием хәзер безнең белән түгел, ә әнием – минем төп таянычым. Ул миңа гел булыша, балаларны мәктәпкә, түгәрәкләргә йөртә.
– Белүемчә, сез прокуратурада эшләргә хыяллангансыз?
– Чаллының 23нче мәктәбендә урта белем алгач, Тимирясов исемендәге Казан Дәүләт инновацион институына укырга кердем.  6,7нче музыка мәктәпләрендә бик көчле, тәҗрибәле педаголардан музыкаль белем алсам да, әти-әниемнең «Җырчы хезмәте эш түгел», – дигән сүзләрен тыңлап, юридик белем алырга булдым. Сүз уңаеннан, Чаллының мин укыган музыка мәктәпләрендә сәнгатькә тугры профессионаллар эшли. Дирижер-хор бүлеген тәмамладым. Бу мәктәпләрдә укытучылар балаларның талантын күреп, дөрес юлга кертәләр. Шәхсән үземә Лидия Мизгуллина хор һәм вокал дәресләре укытты. 
Институтны тәмамлагач, Казанның Вахитов районы прокуратурасында практика үттем. Тикшерүче кушкан документлар буенча гына түгел, кеше язмышлары белән дә очрашырга туры килде. Кешеләрнең үлем сәбәпләрен тикшерүдә дә катнаштык. Бер вакыт кабинетта утырганда татарча җырлый башладым. Рус кешеләре тавышымны бик ошатмады. Шунда башымнан: «Бу прокуратура эше миңа нигә кирәк инде? Бу минеке түгел бит» – дигән уй йөгереп узды. 
– Җыр сәнгатенә кайтырга кемнәр этәргеч бирде?
– Студентлар концертында чыгыш ясаганда ул вакыттагы Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Игорь Савельев: «Сиңа прокуратура эше нигә, сиңа җырларга кирәк», – диде. Аннары бер чарада Россиянең халык артисты, педагог Винера Ганиева  белән очраштык. Ул мине үзенә укырга чакырды. Шуннан соң инде мин профессионал җырчы булырга карар кылдым. Казан дәүләт Мәдәният интситутында Винера Ганиева классында укыдым. Җырчы булырга җыенган кеше, укырга, югары белем алырга тиеш дип саныйм, чөнки бу икенче дәрәҗә, икенче биеклек. Мин Винера Әхәтовнага бик рәхмәтлемен. Юлымда әлеге мәртәбәле зат һәм Чаллының музыка мәктәбе укытучылары очрамаса, җырчы булмас идем.
– Сез – бәхетле җырчы һәм яраткан хатын. Ирегез Айдар белән кайда таныштыгыз?
– Айдарым – Чаллы егете. Без аның белән Казанда, юлда, дөресрәге «бөке»дә  таныштык. Мин – бер машинада, ул – икенчесендә. Икебез дә үз эшебез белән йөри иде. Сөйләшеп киттек, аннары очраша башладык. Гаилә корып яшәвебезгә дә 12 ел тулды. Ул бик сабыр, ярдәмчел. Иҗатымны аңлап, хөрмәт итеп яши. Аллаһка шөкер, аның үз эше бар, гаиләбезне матди яктан тәэмин итү өчен армый-талмый эшли. 
– Балаларыгыз кайсы мәктәптә укыйлар? Айдарның беренче никахындагы улы белән аралашып яшисезме? 
– Без Биектауда үз йортыбыз белән яшибез. Балаларыбыз өченче мәктәпнең татар сыйныфларында укыйлар. Улым Әмир – брейк-данс, Әлмирәбез фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Мин аларны музыка мәктәбенә дә йөртәм. Сальфеджио өйрәнәләр, татар, рус җырларын тыңлап, музыканы яратып үсәләр. 
Балаларыбыз Айдарның беренче никахыннан туган улы Тимурны бик яраталар. «Абый кайчан килә?» дип кенә торалар. Ул спорт белән шөгыльләнә. Аллаһка шөкер, безнең мөнәсәбәтләребез яхшы. Тимурның әнисе белән дә аралашып, дус булып яшибез. Мин балаларның бәхете ата-аналар кулында дип саныйм. Бала гаиләдә мәрхәмәт һәм яхшылыкны күреп, шул үрнәктә тәрбияләнергә тиеш. 
– Сез кайнанагыз белән дусмы?
– Кайнанам Гүзәлия супер! 40 ел татар теле укытучысы булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Ул матур сүзләр дә әйтә, кирәк урында тәнкыйтли дә. Бездән балаларыбыз белән татарча сөйләшүне таләп итә. Без барыбыз да әниебезгә бик рәхмәтле. Аны яратабыз, хөрмәт итәбез, чөнки ул безгә туган телебезне сакларга, үстерергә ярдәм итә. 
– Иҗатка канат ярган Чаллыда концерт куярга җыенмыйсызмы?
– Казанда Дәүләт дәрәҗәсендәге концертлар, фестивальләр  күп, шунлыктан гастрольләр турында уйларга вакытым юк. Чаллыда оркестр, ансамбль белән затлы программа белән чыгыш ясыйсым килә, чөнки бу шәһәрдә сәнгатьне аңлый белә торган зәвыклы тамашачылар яши. Чаллы тамашачысы белән очрашырга хыялланам. 

Фото Алинә Шәрипҗановадан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Шоубизнес