Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Алмаз Мирзаянов: «Иртән Нәзирә уятса рәхәтрәк»

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар «Шәһри Чаллы»дан - пятачок!» концертында җырлаячак.

Аларның концертларында халык эче катканчы көлә, үкси-үкси елый, яшәеш турында тирән уйларга батып ала, ахырда, күңелләрендә җиңеллек тоеп, өйләренә таралыша. Йотлыгып җыр-моң, уйландыра торган юмор, хис дәрьясына алып кереп киткән шигырь тыңлый алар анда. Җырчылар белән тамашачы арасында үтә тыгыз бәйләнеш. Мин моны үз күзләрем белән күрмәсәм язмас та идем. Чаллыда узган концертларының берсендә янымда утырган ханымның бер мизгелдә рәхәтләнеп көлүе, аннан ташкындай күз яшьләрен тыя алмыйча үксеп елавы дәлил моңа. Ул апа әлеге халәтенә үзе дә әзер булмаган булса кирәк, кешеләр күргәнче дип, күз яшьләрен яшереп кенә тиз-тиз сөртеп ала. Мөгаен, аның күптәннән елап бушанганы булмагандыр, аннан да бигрәк, тормышта көчле булырга тырышып яшәүче хатын-кыздыр ул... Нинди анда елап утыру?! Концерт тәмамланып утлар кабынгач, аның алсуланган битләрен, нурлы күзләрен абайлап алдым. Бушанган, димәк!

Инде танып өлгергәнсездер, сүзем Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар турында. Аларны Чаллы халкы чын-чынлап ярата. Моңа тагын бер дәлил – «Пятачок» концертында кемнәрне күрер идегез?» дигән сораштыруда шәһәрдәшләр 10лап җырчы арасыннан аларга иң күп тавыш бирде. Һәм менә яңа сезонны ачу концертында Мирзаяновлар безнең белән булачак!
Бу уңайдан редакциябездә җырлы гаилә белән әңгәмә кордык. Традиция буенча туры эфир «Шәһри Чаллы»ның ВКонтакте төркемендә узды.

Тормышыгызда иң мөһим кешедән башлыйк әле. Нәзирәнең хәлләре ничек?
– Аллаһка шөкер, үсеп килә, бездән башка (көлә). Әле бүген дә безнең белән Чаллыга килде. Кичә һәм бүген концертларыбыз уза. Хәзер Нәзирә туганнарыбызда. Карап торырга әнием килде. Безне һәрвакыт көтеп ала кызыбыз. Зөлфирәнең кайткач кызык кына әйтеп куя торган сүзе бар, ничек әле ул, матурым?

– Нәзирәне кайтып сөям дә, «Кызым, мин синең әниең» дим (елмая). Ул безне аңлый сыман. Көйсезләнми. Карында чакта ук безнең белән концертларда йөргәч, ни икәнен беләдер төсле. Яратып туялмыйбыз үзен.

Алмаз, әти булгач үзеңдә нинди үзгәрешләр сиздең?
– Беләсезме, мин үземне башын югалтып гашыйк булган егет кебек хис итәм. Зөлфирәгә гашыйк булып йөргән чактагы кебек. Бераз гына күрми торсам, тизрәк янына барасым, кочып аласым килә. Элек мине Зөлфирә уята иде, хәзер икебезне дә кызыбыз уята. Иртән Нәзирә уятса рәхәтрәк. Мин шуның белән бик тә бәхетле.

Зөлфирә, кызыгызга исемне ничек сайладыгыз?
– Авырлы чагымда, тугызынчы ай киткәч, Башкортостанга бер ханымның туган көненә бардык. Улы «Әни сезне бик ярата, туган көненә килеп җырласагыз иде» дип яз көне үк чакырып куйган иде. Вәгъдә иткәч, бармый булдыра алмадык. Чыннан да, безнең килү ул апага иң зур бүләк булды, аркалардан сөеп, бәхетләр теләде. Без аның чаялыгына, булдыклылыгына сокланып туялмадык. Аның исеме Нәзирә иде. Без бу исемне ишеткәч, карале нинди матур исем дип бер-беребезгә карап куйдык. Уйлаша торгач, Алмаз да Нәзирә исемле бер дә начар кешене белмим, Коръәндә дә Ән-Нәзир исеме 57 тапкыр искә алына дип куйды. Шулай кызыбызга Нәзирә исемен сайладык. Ул «үрнәк», «ярдәмчел» дигәнне аңлата.

Кечкенә бала белән концертларга әзерләнү авырдыр. Ничек өлгерәсез? Җырлар иҗат итәргә вакытыгыз каламы?
– Бу программабызның күпчелек өлеше миндә. Чөнки Зөлфирәне саклыйсым килде. Табиб та бала имезгән ана җырлап күп көч сарыф итә, өзлегергә мөмкин, ди. Кичәге концерттан соң да тавышы югалгандай булды. Шуңа да карамастан, Зөлфирә фонограммага җырлауны гомумән өнәп бетерми, үзе җырлый. Киләсе концертларда инде ул күбрәк чыгыш ясар дип торабыз. Аллаһка шөкер, программабыз бай. Идеяләр тагын да күп. Әкренләп аларына да тотынабыз. Җырлар язылмаса, иҗат туктаган дигән сүз бит ул. Берничә җырыбыз үз вакытларын көтеп тора. Әле бер хыялыбыз бар – Хәния апа Фәрхинең «Балаларга фатиха» җырын башкарасыбыз килә. Авторы Ризван абый Хәкимов инде рөхсәтен бирде. Тиздән ул җырны яңа вариантта тамашачыларга тәкъдим итәрбез. Концертларыбыз мәгънәле булсын дип тырышабыз. Тамашачы үзе белән уңай хис-тойгылар алып китәрдәй булсын. Командабыз да көчле. Дүрт музыкант егетебез бар, дүрт биюче кызыбыз. Тавыш, ут көйләүчеләр дә үзебезнеке. Бер баянчыбыз, талантлы егет Илфир Искәндәров инде үз сольный концертын куярга әзерләнә. 

Зөлфирә, концертта ничә күлмәк алыштырачаксың?
– Безнең икебезнең дә 5-6 күлмәк һәм костюмыбыз булачак. Дөресен әйткәндә, башка җырчыларның концертларында үзем дә киемгә игътибар итәм. Кайвакыт «Әһә, инде 45 минут бер күлмәктән» дип тә уйлап куйган чакларым бар. Бу һич тә гаепләү түгел. Яңа образлар күрәсе килә. Аннары җырчының кыяфәте җырына туры да килергә тиеш. Әле кичәге концертта Алмаз белән киемнәр эләгеп китте дә, күлмәгемнең бер җиңе чак кына ертылды. Бүгенге концертка карап куясы бар. Бу программада шулай туры килде, бер костюмны 1-2 минут эчендә алыштырып җитешергә кирәк. Бүген дә шул өлеше куркытып тора.

Берәр кызык хәлне сөйләп китегез әле. Үкчәләр кысылып калмыймы?
– О-о алар бик күп. Кайберләрен кызармый гына сөйләп тә булмый. Үкчәләр генә түгел, башка нәрсәләр дә кысылып калыштыра. Берсендә ап-ак киемнән чыгыш ясарга тиеш идем. Киемемне алыштырдым да сәхнәгә чыктым. Җырлыйм рәхәтләнеп. Шулчак баянчыбыз яныма килеп басты. Үзе уйный, үзе минем колакка нидер әйтмәкче була. Әйбәтләбрәк тыңласам, «Артың белән борылма, трусигыңны кыстырып чыккансың!» димәсенме! Җырлап бетердем дә, тиз генә арт белән сәхнәдән чыгып киттем. Карасам, юбкама кып-кызыл эчке киемем эләгеп тора. Ашыгып киенгәнмен инде.
– Зөлфирә белән сәхнәдә дә, тормышта да бик күңелле ул. Эчке кием дигәннән, бер авылда мәҗлестә чыгыш ясаганда бер хәл булды. Бу юлы алыштырган бюстгалтеры күлмәгенең замогына кысылып, Зөлфирә артыннан «сузылып-сузылып чыгып килә». Мин тиз генә ычкындырып алдым да тавыш көйләүчегә ыргыттым, имеш, яшер берәр кая. Ул яшь, әле өйләнмәгән егет. «Теге нәрсәне» тотып алды да, нишләтергә белми катып калды. Ну, бөтен кеше көлде рәхәтләнеп (көлә).

Алмаз, сез бит инде безнең пятачок йолдызлары да. Пятачок концертында җырларга дип шалтыраткач, башыгызга иң беренче нинди уй килде?
– Мин «пятачок» сүзен Илнур Гомәровның җырыннан ишетеп беләм. Якынча чамалый идем. Сез шалтыраткач, күз алдыма «Любовь и голуби» дигән совет фильмындагы кешеләр биеп йөргән кечкенә мәйданчык күз алдына килде. Ул дискотека формасында, әмма ачык һавада. Бернинди караңгы танцплощадкаларда дөбер-шатыр музыкага бию түгел дигән сүз. Пятачок концерты – яңа сезонга старт. Чаллыда аның үз тарихы бар, КАМАЗ тарихы. Без мондый чарада катнаша алуыбызга бик шатбыз. Иң шәп җырларыбызны башкарачакбыз, Аллаһ теләсә.

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы