Алмаз Мирзаянов Резидә Шәрәфиева турында: «Нигә көтмәгәндә китеп бардың?».
Артист яраткан җырчысын искә алды.
Алмаз Мирзаянов Чаллыдагы концертларында Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваны искә алды.
– Ул безнең дә, сезнең дә яраткан җырчыгыз иде. Чаллының горурлыгы булды. Резидә апабыз беркайчан кеше сөйләмәде, тормышыннан зарланмады.
Бер кайчан да китәм димәде. Чирләвен халыкка да белгертмәде. Без артистлар махсус төркем булдырып акчалар җыйдык. Ярдәм итәргә, Резидә апабызны яшәтергә тырыштык, ләкин барсы да Аллаһы Тәгалә кулында. Резидә апабыз җәй көнендә китеп барды. Кызганыч, эч серләрен бушатып сөйли торган, зәвыклы киенүче Резидә апабыз яныбызда юк инде.
Резидә апабызны бер генә дә моңаеп искә аласы килми. Аның белән кызык хәлләр була иде. Ул аларны кызык итеп, күңелле итеп сөйли иде. Менә берсе.
«Бер көнне мәҗлескә барып кердем җырларга ди. – Җырладым. Шаккатым, минем җырлагынымны тыңлап ул кадәр куанганнарын күргәнем юк иде. Бер ай алдан бутап барганмын икән», – дип кешеләрне сөендерә алуы турында шатланып сөйли. «Бушка җырладым, аларның куанганнарын күреп сөендем», – ди.
Алмаз Мирзаянов яраткан җырчысы истәлегенә шигырь укыды. Анда мондый юллар бар:
«Бик иртә китеп бардың, озак утыра идек лә,
Үзең хәзер китәм-китәм диеп тә китми торган идең.
Нигә болай иртә китеп бардың?
Язлар, җәйләр, көзләр бар.
Укыласы шигырьләр, хикәятләр.
Җырланасы күпме җырлар бар...
Нигә көтмәгәндә китеп бардың?
Анда барып була соңлап та,
Ләкин кайтып булмый бөтенләй,
Теләп түгел, сорап та...
Нигә көтмәгәндә китеп бардың?...»
Җырчы Резидә Шәрәфиева истәлегенә «Искә алыйк» җырын башкарды. Зал аны көчле алкышларга күмде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев