Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Алсу Фазлыева кайнатасының үлеме сәбәбен әйткән

«Ул 1951 елгы иде. Азат әлегә берни дә аңламый», - ди җырчы.

"Төнлә йөрәгем авырта дип, шәфкать туташына барган. Тиз арада Әтнә хастаханәсенә алып киткәннәр. Шунда хастаханәдә йөрәк белән кинәт үлеп киткән. Эчем яна диеп йөри иде. Тикшеренә дә идек. Куркыныч әйберләр юк иде. Йөрәге әрнегәндер ахры. Аның киткәненә әле дә ышанмыйбыз, һәрвакыттагыча янда кыштыр-кыштыр йөри кебек. Ул 1951 елгы иде. Азат әлегә берни дә аңламый. Вакыт узгач, кеше аңлый башлый. Үземнең әтием 2 ел элек йөреп торган җиреннән вафат булды. Хәзер барыбызга бер әни калды", - дип язган Алсу Фазлыева.

Фото җырчыларның Вконтакте челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес