Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Җаным» җыры белән популярлык казанган Ринат Гәрәй хәзер кайда?

Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында «Күңел» радиосының «Язгы кичләр» дип исемләнгән грандиоз шоу-концерты булды. Биредә Алсу Әбелханова белән Ринат Гәрәйнең «Җаным» исемле җырларын тамашачы бик җылы кабул итте.

Ринат абыйның концертка килүе күп кеше өчен көтелмәгән булды. Халык кабаттан яшьлек елларына кайтты.

– Мин хәзер сигез еллап «Мунча ташы» эстрада театры коллективында эшлим. Әкренләп сезонны тәмамлыйбыз, әле биш көнгә Пермь якларына чыгарга әзерләнәбез. «Күңел» концертында исә беренче катнашуым. Әйтергә кирәк, бик ошады! Чакырган җиргә ничек бармыйлар ди инде? Җитмәсә, Чаллы халкы нинди! Күкләргә чөяргә әзер булып утыралар, – дип сөйләде Ринат абый. 

Фото: социаль челтәрләрдән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев