Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Артист Энҗе Шиһапова: «Кызым һөнәре буенча бер көн дә эшләмәде»

«Миңа андый тормыш кирәкми», – дигән.

Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһапова бер кыз үстерде. Диана башка артист балалары кебек театрда, сәхнә артында үсте. Әнисе уйнаган спектакльләрне дә карый иде. Кечкенә чагында театр белән мавыгып алды, җырларга да ярата иде.

«Артистларны, аларның балаларын, спектакльләрне белә. Әмма артист булмады. Кечкенәдән артист булырга мавыкты. Аның бу мавыгуларын күреп: «Кызым, артист буласың килсә, сиңа Мәскәүгә укырга керергә кирәк», – дидем. Шуннан соң ул иҗади һөнәрдән сүрелде. Җитди фәннәрне сайлады. Физиканы өйрәнде. Безгә бюджетка укырга керергә кирәк иде. Югары уку йортында белем алып, дипломлы (сыйфат белән идарә итү)  инженер булды. Әмма һөнәре буенча бер көн дә эшләмәде. «Әни, менә сиңа диплом, тик мин инженер булып эшләмәячәкмен. Практика үткәндә «КАМАЗ»дагы хатын-кызларның тупасланып ир-атка әйләнеп беткәннәрен күрдем. Миңа андый тормыш кирәкми», – диде. Хәзер ул компьютер белән, интернет сәүдә мәйданчыгында эшли. Аңа бу эш ошый. Кызым бик сабыр, гаилә өчен яратылган кеше. Алар ире белән гармониядә. Гаиләләре бик матур. Аллаһы Тәгалә күп күрмәсен. 

Алар  киявебез белән Рената исемле кыз үстерәләр. Кызым оныгымны театр түгәрәгенә йөртә. «Әни, Рената – синең копияң, синең дәвамчың. Мин публика кешесе түгел, оялам. Рената андый түгел», – ди. Ә мин оныгымны  модель итеп күрәм. Иң мөһиме: исән-сау, бәхетле булсыннар. 
Минем кызым беренче чиратта ирен, гаиләсен яратучы  – хатын, баласын шашып яратучы әни. Мин идеаль гаилә шундый булырга тиеш дип ясыйм. Ул туган җанлы да. Дәү әни, дәү әтиләрен хөрмәт итә, кайгырта. Бәйрәмнәрдә бүләкләр белән сөендерергә ярата.  
Кызым күптән түгел, визажист һөнәрен дә үзләштерде. Ул якыннарына бик матур итеп чәч ясый, бизи. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев