Артист Илнур Гомәров: «Груша агачын кистем»
Ни өчен?
Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәровның хәлләрен белешеп алдым.
«Сабантуйларга, бакча сезонына әзерлек эшләрен башлап җибәрдем. Быел берничә Сабантуенда җырчы Рөстәм Асадуллин белән бергә эшлибез.
Аңа кадәр бакча сезонын башлап җибәрергә кирәк. Әти кинәт арабыздан китеп баргач, бу эшләрнең күбесе миңа калды. Әтием исән чагында мин булышып кына йөри идем бит.
Пычкыларны, мотоблокны әзерләп куйдым. Ишегалдындагы 8 метрлы груша агачын кистем. Аллаһы боерса, ишегалдының өстен капларга җыенабыз. Кыш көн кар көрәп интекмәс өчен шулай эшләргә булдык», – диде ул.
Илнур берничә тапкыр каен суына да барып кайткан.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев