Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Артист Марсель Мөсәвиров: «Рамазан ае мине төрле вакыйгаларга дөрес җавап бирергә өйрәтте»

«Беренче елны – бер атна, аннары ярты ай, соңгы 3 ел тулысынча тотам», - ди ул.

Соңгы вакытларда артистлар, иҗат әһелләре Рамазан аенда ураза тота башладылар. Араларында яшьләр дә бар. Иманлы яшьләрнең артуы сөенечле күренеш. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Марсель Мөсәвиров – шундыйларның берсе.

– Ураза тота башлаганыма 5 ел инде. Беренче елны –бер атна, аннары ярты ай, соңгы 3 ел тулысынча тотам. Атна урталарында бер дә авыр түгел,  Аллаһка шөкер, чөнки спектакль алдыннан авыз ачырга өлгерәсең. Ә менә ял көннәрендә  кыенрак, чөнки спектакльләребез кичке алтыда башлана.

Аллаһка шөкер, һава торышы  да уңайлы әле, Татарстанда Ураза тотарга вакыты да җайлы. Мин гадәттә сәхәргә кадәр йокламыйм, сәхәрдән соң гына ятам.

Тормыш иптәшем тәмле ризыклар белән сыйлый. Ифтарга өйгә бик кайтып булмый, шуңа үзем белән алып барам. Буш көннәрдә Нур Ихлас мәчетенә йөрим. Элек дустым ураза тота иде, мин дә аңа кушылып тәртипләрен өйрәндем.  Мине: «Бик тыныч кеше», – диләр. Рамазан ае мине тыныч булырга, төрле вакыйгаларга, хәлләргә аек акыл белән карап, дөрес җавап кайтарырга өйрәтә,  – ди ул. Тоткан уразаңны, Аллаһы Тәгалә кабул итсен, Марсель.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр