Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Артистлар күңелсез хәлгә очраганнар

Бу Оренбург өлкәсендә була.

Татар эстрадасының өметле җрычылар Азат Абитов белән Рәнис Габбазов Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә еш чыгыш ясыйлар.

Шушы көннәрдә аларның  Оренбург өлкәсе Каргалы авылында концертлары булган.

Концертта беренче җырдан соң залда ут сүнгән. Ут булачагына өметләнеп артистлар баянга җырлый башлаганнар. 

«10, 20, 30, 40 минут узды – электрны бирмиләр. Шулай итеп, 2 сәгатькә якын микрофонсыз, утсыз, баянга җырладык. Бер тамашачы да кайтып китмәде, ахырга кадәр безгә кушылып җырлап, алкышлап утырдылар. Каргалыдагы тамашачыларыбызга рәхмәт. Иң җылы, иң моңлы концерт булды ул», – диләр егетләр.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Азат Абитов Ранис Габбазов Вагапов фестивале