Артур Салихов: «Уйларымны тәртипкә китермичә өйдән чыкмаска тырышам»
«Сәламәтлекне саклауның бердәнбер юлы – ашыйсы килмәгәнне ашау, эчәсе килмәгәнне эчү һәм эшлисе килмәгән нәрсәләрне эшләү», – дигән Марк Твен.
Бар дөньяга танылган «Том Сойер» авторы белән килешмичә булмый: авыруларга бирешмәс өчен тырышырга, көч куярга кирәк. Зур үзгәрешләр булмаса да, һичьюгы көн саен башкара торган гади, әмма файдалы гадәтләр булдыру яхшы. Әнә шундый гадәтләр турында шәһәрдәшләребездән сораштык.
Артур Салихов, җырчы, алып баручы:
– Иртән уянуга бит мускуллары өчен 5-10 минут массаж ясыйм. Минем эшем җырлау, сөйләшү белән бәйле, бу мускулларга еш кына авырлык төшә, шуңа андагы киеренкелекне бетерү бик мөһим. Аннары бөтен гәүдәмне дә язып алам. Иртән безнең гаиләдә йомырка ашау гадәткә кергән. Вакыт булганда күп итеп җәяү йөрергә тырышам. Шулай да, минемчә иң мөһиме – яңа көн башланганда үз-үзеңне яхшылыкка, яктылыкка көйләү. Уйларымны тәртипкә китермичә, кире хисләр белән өйдән чыкмаска тырышам.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев