Асия Әхмәтшина хастаханәдә
«Сәламәтлек иң зур байлык ул», – ди Чаллының моңлы җырчысы.
Җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә эләккән иде. Аның белән элемтәгә кереп хәлләрен белештек.
«Ашыгыч ярдәм хезмәте хастаханәгә алып килде. Инфаркт миокард кичердем. Кан тамырлары «тыгылган» булган. Стент куйдылар. Иртәгә Аллаһы боерса, хастаханәдән чыгам. Соңрак йөрәккә операция ясарга кирәк булачак диделәр табиблар. Тормыш куам дип чапмагыз, үзегезне саклагыз, барыбер тота алмыйсыз. Сәламәтлек иң зур байлык ул», – ди Чаллының моңлы җырчысы.
Асия ханым исән-сау булып, халкыбызга матур җырларын бүләк итеп яшәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев