Ата-аналар балалары белән сөйләшсеннәр
«Шәһри Чаллы» газетасы сайтыннан «Чаллы татар дәүләт драма театрына атканнар» дигән хәбәрне укыгач, кулыма каләм алырга булдым.
Без яңа шәһәрнең 49нчы бистәсендә яшибез. Балалар алма белән бәреп безнең дә тәрәзәне ваттылар. Гаепле баланы таптык, әмма ата-аналары улларына бу эшнең ярамаганлыгын аңлату урынына үзебезгә ташландылар. Юкса, без хокук саклау органнарына гариза язып, балаларын учетка куйдыра ала идек. Кызганыч, хәзерге ата-аналар балаларына нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен аңлатып үстермиләр. Балаларына дөрес тәрбия бирмиләр. Балалар бакчасына йөргәндә үк тәрәзә ваткан малайлардан нәрсә көтәсең? Алар үскәч кем булыр? Кызганыч, күбесе ата-анасын хөрмәтләми торган кеше булып үсә. Аннары инде ата-аналар үзләренең балаларына дөрес тәрбия бирмәүләрен аңлыйлар, әмма эш узган була инде.
Зөлфирә Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев