Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Атказанган артист вафат

Үлем сәбәбе әлегә билгесез

Кичә, җырчы Зөфәр Сафин вафат булган. Ул 1968 елның 27 январында Чистай районы, Акбулат авылында туа. 1987 - 1991 елларда Казан дәүләт консерваториясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Заһидуллина классында вокал буенча белем ала. Консерваторияне тәмамлаганнан соң, укуын Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының «Татар халык җырлары» факультетында дәвам итә

«Зөфәр Сафин актив иҗади эшчәнлек алып бармаса да, Сабантуйларда, бәйрәмнәрдә  халык аның чыгышын җылы кабул итте. Чөнки ул татар халык җырларын, композиторларыбыз әсәрләрен зәвык белән, җиренә җиткереп башкара иде», – ди Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева-Бегичева. 

Мәрхүм белән хушлашу  бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә 12 сәгатьтә була. Аны туган ягы - Чистай районы Акбулат авылында җирләячәкләр», – дип  хәбәр итте Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу фаҗига