Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Автор башкаручы Флүрә Талипова пычкы белән утын кискән

Аңа медаль биргәннәр.

Чаллыда яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Флүрә Талипова бу араларда Сабантуйларда чыгыш ясый. 

– Иҗатташ дустым Фаиз Майдуллин белән Коми республикасының Усинск, Ухта шәһәрләрендә  Сабантуйларда чыгыш ясадык. Анда Татарстаннан килгән кунакларны, җырчыларны бик сагынып көтеп торалар икән. Бик матур итеп каршы алып, кадерләп озатып калдылар. Сабантуйларын әзерләнеп, оешкан төстә уздыралар. 

Мин күбрәк чит өлкәләргә барып,  чыгыш ясарга яратам. Беренчедән,үзебезгә дә романтика кирәк, икенчедән анда  милләттәшләребез белән аралашып, илһамланып кайтасың.

1 июньдә Самара өлкәсе Гали авылында булган идек. 16 июньдә Төмән өлкәсе Тубыл шәһәрендә чыгыш ясадык, – диде ул. 

Җырчы биредә уенда катнашып, медаль дә алган.
«Фаиз Майдуллин белән парлап, кул пычкысы белән утын кистек. Авыл кызы булу ярдәм итте. Медаль бирделәр. Миңа чит төбәкләрдәге Сабантуйлар күбрәк ошый. Андагы милләттәшләребез татар җырларын бик яратып тыңлый. Алар аңа сусаган», – диде ул. 

Фото Флера Талиповадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Флүрә Талипова Сабантуе баш батыр