Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Автор башкаручы Украинага махсус операциягә киткән

«Россия Хәрби көчләренең махсус операциясендә катнашу минем өчен горурлык. Без җиңәбез! Барыгызга да изге теләкләр», – дип, ул ирекле рәвештә Украинага киткән.

Бу хакта Таһир Асылгәрәй «Вконтакте» битендә  үзе хәбәр итте. «Җитди карар кабул итү вакыты җитте. Россия Хәрби көчләренең махсус операциясендә катнашу минем өчен горурлык. Без җиңәбез! Барыгызга да изге теләкләр», – дип, ул ирекле рәвештә Украинага киткән. 
Таһир Асылгәрәй тамашачыларга «Юлларың тар булмасын», «Әй татар малайлары», «Икебез ике тиле»,  «Кулларыңны изәп кал», «Теләгем бар ходаем», «Ничек инде?», «Сиңа җыр», «Минем кояшым» һәм башка җырлары аша таныш.
Таһир Чаллыда гастрольләре вакытында редакциябезгә керми китми иде. Без аның Украинада хәрби бурычын үтәп, исән-сау  әйләнеп кайтуын телибез.  

Фото ачык чыганаклардан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес