Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айгөл Бариева хәзрәткә сорау биргән: "Линарым ник иртә китте?"

Айгөл Бариева социаль челтәрләрдә үзенең нәрсә кичергәнен, вафат булган ире турындагы уйланулары белән бүлеште.

- Үлем - ул һәрвакыт куркыныч. Аннан соң тормыш икегә бүленә... Мин исә нәрсәгә дә карамастан бик бәхетле хатын-кыз. Мин бәхет, мәхәббәт, шатлык, сәяхәтләр, хисләр, ирек, матурлык, көлке тулы матур тормыш кичердем! Аллага шөкер! Бу бәхет нибары 25 ел чамасы барды. Әмма нинди еллар булды бит ул! Бәлки, кемдер шундый бер генә ел турында хыялланадыр.. Шуңа күрә мине кызганырга, җәлләргә кирәкми.

Мин хәзрәткә сорау бирдем. Ни өчен шулай иртә китте Линарым дидем. Ни өчен кайбер яхшы кешеләр шулай иртә китәләр?  Җавап мондый булды: Алла Таһәлә, кешене иртә алып, аны нинди дә булса куркынычтан саклый. Без, әлбәттә, күбесен белмибез. Бәлки, ул авырып китәр һәм айлар буе караватта авырып ятар иде, яки үзе дә белмичә берәр гөнаһ кылыр иде. Аллаһы Тәгалә аны нәкъ менә изге гамәлләр кылган вакытта, шундый изге көннәрдә үзенә алган. Линарны күргән төшләр турында сөйләгәч, хәзрәт аны кабул итүләре турында әйтте. Аллага шөкер! 

Линарым, тыныч йокла. Сиңа вәгъдә итеп калдырган бар нәрсәне эшләргә тырышырмын. Мин үземдә алга таба яшәргә көч табармын. Бәхетле тормыш өчен мең кат рәхмәт, - дип язган җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев