Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар: “Ураза тоту елдан-ел җиңелрәк”

Рамазан аенда ураза тотучы милләттәшләребез арасында шәһәрдәшләребез, популяр артистлар Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар да бар. Алар инде 5-6 ел дәвамында ай буе уразада икән. Айгөл “Шәһри Чаллы” хәбәрчесенә бу күркәм гамәлнең елдан-ел җиңелрәк бирелүен әйтте.

“Мин дә, Ришат та беренче көненнән тотабыз. Намазны да өйрәндек, хәзер аны көн дә укырга тырышабыз. 12 яшьлек улыбыз Рәсим дә, 5 яшьлек кызыбыз Риана да һәрвакыт янәшә баса. 

Авыз ачканда гади, көндәлек тормышта пешерә торган ризыклар – боткалар, ашлар әзерлибез. Үз йортыбыз белән торгач, башка елларны бакчада - шашлык, хашлама кебек ризыкларны ут өстендә пешерә идек. Быел кар әле ачылып кына бетте, шуңа аш бүлмәсе белән генә чикләндек.  Аллаһка шөкер, ифтарларга да чакыралар. Минем бертуган апам Асия ныклап дин тота, ул хатын-кызлар өчен матур, зур мәҗлесләр үткәрә.

Шунысын да әйтәсем килә, ураза тоту елдан-ел җиңелрәк бирелә, Аллаһка шөкер – вакыт сизелми дә үтә. Элек баш авырткалый иде, хәзер юк. Ниятләп керәсең, башкарып чыгасың.” 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев