Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Азат Фазлыев: «Үкенгән вакытлар да бар»

Җырчы эч серләре белән уртаклашты

Җырчы Азат Фазлыев Чаллы телевидениесенең «Ачыктан-ачык сөйләшү» тапшыруында гаиләсенә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. Ул сәхнәне үзенең тормыш рәвеше, илһам чыганагы дип атады. 

Казанда, Чаллыда, Әлмәттә узган беренче концертыннан канәгать булуын әйтте. 

– Үземнең концертымны үткәрергә вакыт җитте. Тик соңгарак калынды. Мин әти-әнине концертыма алып килермен дигән идем. Кызганыч, үкенчкә калды. Әти-әнием мәрхүмнәр инде.
Әти-әнимне үзем төзегән йортка алып килеп кунак итәрмен дип тә  хыялланган идем. Анысы да насыйп булмады. Дөрес, әти йортка фундамент салганны, төзелеш барганны күрде. 
Мондый үкенчеләр булмасын өчен уйлаган ниятләреңне вакытында үтәргә кирәк. Әти-әниләр бик сагындыра хәзер. Әнинең ризыклары... Әниләр кебек беркем дә ризыкларны тәмле пешерә алмый, – диде ул яшь аралаш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алсу Фазлыева Азат Фазлыев артиистлар челтәрле бизнес